Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Фәнни-техник сферада предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды» ФДУПнең «Коммерцияләштерү» конкурсының башлануын игълан итүе турындагы хәбәрне җиткерә. Конкурс кысаларында НИОКР стадиясен тәмамлаган һәм инновацияле продукция җитештерүне башлап җибәрергә яисә булганын киңәйтергә ниятләгән проектларны сайлап алу планлаштырыла.
Гаризалар 2016 елның 20 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча Фонд-М автоматлаштырылган системасы аша кабул ителәчәк: http://online.fasie.ru.
Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: www.fasie.ru, һәм шулай ук белешмәләр өчен телефон номеры да бар: (843) 526-94-56.