Кече һәм урта эшкуарлыкка караган экспортер предприятиеләрне «Ел экспортеры» республика конкурсында катнашырга чакырабыз

2016 елның 25 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Татарстанның  кече һәм урта бизнеска караган экспортер предприятиеләрен 2016 елда экспорт эшчәнлеге  нәтиҗәләренә багышланган «Ел экспортеры» еллык республика конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурс барышында  10 номинация буенча «Иң яхшы экспортер предприятие» билгеләнәчәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм «Ел экспортеры» республика конкурсында катнашу өчен гариза формасы Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы сайтында урнаштырылган: http://tpprt.ru/press/konkurs-eksporter-goda/

Конкурста катнашу өчен гаризалар ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының Эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү департаментында кабул ителә: 420111, Казан ш., Пушкин ур., 18. т. (843) 236-54-15, 236-99-00.

E-mail: dde@tpprt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International