ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

2007 елдан 2016 елга кадәр гражданлык җәмгыяте институтлары үсешендә катнашкан коммерция булмаган оешмаларына дәүләт яклавы күрсәтү буенча  конкурслар берничә оператор тарафыннан оештырылды. Агымдагы елда Россия Федерациясе Президентының  2017 елның  3 апрелендәге «2017 елда кеше һәм гражданин хокукын яклау өлкәсендә проектлар һәм социаль мөһим проектлар гамәлгә ашыручы гражданлык җәмгыяте институтлары үсешендә катнашучы комммерция булмаган һәм дәүләти булмаган оешмаларын дәүләт яклавы белән тәэмин итү турында» 93-рп  күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә бердәм  оператор  – Президент грантлары фонды расланган.

 

Россия Федерациясе Җәмәгать палатасы 24-25 апрельдә Казан шәһәрендә  н «Бергәлек» актив гражданнар форумын уздыра, ул  традиция буенча бер мәйданда өйрәтү, актуаль социаль проблемаларны хәл итү юлларын эзләү өчен  региональ власть, социаль җаваплы бизнес, җәмәгать оешмалары һәм СМИ вәкилләрен җыя.

 


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы  «Эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге җитәкчесе  Ульяна Ануфриева «Россия экспорт үзәге» Акционерлык җәмгыятенең «Экспорт мәктәбе» АНО ДПОда «Экспортерлар өчен онлайн сәүдә мөмкинлекләре» курсы буенча укуларны уңышлы узып, әлеге курс буенча  аккредитацияләнгән тренер булды.

 

23 — 26 майда Төмәндә инновацияләрнең беренче атнасы була. Төмән илнең иң яхшы  инноваторларын җыя. Берничә көн дәвамында катнашучыларның өлкә  лидерлары белән тәҗрибә уртаклашырга һәм үз стартапына инвестицияләр алу мөмкинлеге булачак.

 


14
апрель, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы мәктәп компанияләренең XV слеты 13-14 апрельдә «Штаб. Креатив индустрияләр резиденциясе» мәйданында уңышлы узды. Мәктәп компанияләре слетында  Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов булып, мәктәп компанияләренең күрсәткән проектларының югары дәрәҗәсен, катнашучыларның һөнәри белемен билгеләде һәм җиңүчеләрне бүләкләде.  Чара "Яшьләр уңышы" Җәмәгать оешмасы Казан үзәге, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм  «АК БАРС» Акционерлык коммерция банкы  "Талантлар университеты" коммерция булмаган автоном оешмасы һәм   "Штаб" Креатив пространствосы генераль партнерлыгында оештырылды.

 

Казанда  бүген Россия ФАСының укыту-методик үзәгендә оештыручысы Россия монополиягә каршы хезмәте булган «Икътисади концентрациягә контроль һәм товар базары торышына анализ ысуллары»  III Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе булды.

 

2017 елның 14 мартында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖдә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов рәислегендә «Кама инновацион территориаль-производство кластеры» Коммерция булмаган партнерлык» Ассоциациясе Коллегиясенең чираттагы утырышы булды.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм регионара элемтә буенча Агентлык» ДУП (алда - «Дәүләт заказы буенча агентлык» ДУП) белән бергә атна саен түбәндәге темалар буенча уку семинарлары уздыра.

 

Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов 13 апрельдә Яр Чаллыга эш визиты кысасында эшмәкәрләр белән очрашты.  Эшмәкәрләр белән очрашу «Яр Чаллы шәһәре бизнес-инкубаторы» ГБУда булды. 

«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә 2017 елның 14 июнендә Берлин шәһәрендә (Германия) Россия урта һәм кече предприятиеләренең 11нче Икътисади форумы узуы турында хәбәр итә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International