Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы «Эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге җитәкчесе Ульяна Ануфриева «Россия экспорт үзәге» Акционерлык җәмгыятенең «Экспорт мәктәбе» АНО ДПОда «Экспортерлар өчен онлайн сәүдә мөмкинлекләре» курсы буенча укуларны уңышлы узып, әлеге курс буенча аккредитацияләнгән тренер булды.
Экспорт эшчәнлеген алып бару нигезләре буенча электрон сәүдә коралларын кулланып (онлайн-сәүдә) РЭЦның белем бирү сессиясендә РФнең 13 регионыннан вәкилләр катнашты. РЭЦ Белем бирү программасының «Экспортерлар өчен онлайн-сәүдә мөмкинлекләре» курсы тышкы икътисади эшчәнлек өлкәсендә уникаль булып тора. Структуралаштырылган һәм системалы мәгълүмат тыңлаучыга интернетта бизнес алып баруның барлык аспектларын һәм актуаль спецификасын исәпкә алып, онлайн-сделканың барлык этаплары белән танышырга мөмкинлек бирә.
2017 елның 13 апрелендә материалны белүгә һәм курсның бер өлешен тәкъдир итүгә тест узуны керткән аттестация үткәрелде. Аттестация нәтиҗәләре буенча Белем сессиясенең 18 катнашучысына, шул исәптән «Эшмәкәрлекне яклау фонды»НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге җитәкчесе Ульяна Ануфриевага тренер кенәгәсе бирелде.
Татарстан Республикасы эшмәкәрләре озакламый «Экспортерлар өчен онлайн-сәүдә мөмкинлекләре» курсы белән таныша алачаклар. Курс барышында алар чит илгә чыгучы онлайн-сәүдә аңлатмасы, аның модельләре, интернетта экспорт эшчәнлеге алып бару, валюта операцияләрен исәпкә алган сатуларны арттыру өчен маркетинг кораллары куллану, онлайн-сәүдә спецификасы һәм онлайн-экспортны оештыру ысуллары белән танышачак.
Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының төрле форматтагы Халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшмәкәрләргә үз продукцияләрен чит ил базарларына чыгарырга тәкъдим итә һәме потенциаль партнерлар эзләүдә булыша. ТР экспортны яклау үзәге хезмәтләре турында тагын да җентекле мәгълүматны түбәндге сайтта алырга була: http://export-rt.ru.