Казанда бүген Россия ФАСының укыту-методик үзәгендә оештыручысы Россия монополиягә каршы хезмәте булган «Икътисади концентрациягә контроль һәм товар базары торышына анализ ысуллары» III Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе булды.
Конференциядә шулай ук Россия ФАСы территориаль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма власть вәкаләтле органнары, фәнни берләшмәләр, бизнес-структуралар вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Конференциянең максаты булып дәүләт, региональ структураларның, Россия икътисадчыларының һәм юриспруденция өлкәсендә белгечләрне, экспертларны, эшмәкәрләрне, шулай ук фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелекне товар базарлары проблемасын социаль-икътисади һәм хокукый анализына игътибарын җәлеп итү тора. Шул ук вакытта төп игътибар әлеге өлкәләрдә монополиягә каршы көйләүгә юнәлтелде.
Конференциядә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясап, Татарстан Республикасында приоритет һәм социаль мәгънәгә ия булган базарларны стимуллаштыру һәм үстерү ысуллары турында сөйләде (РФ субъектларында конкуренция үсеше стандартларына ярашлы рәвештә).
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында конкуренция дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән чаралар Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше Стандартын гамәлгә ашыру кысасында конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча кабул ителгән юл картасына кертелгән.
Конкуренция үсеше стандарты регионда товарлар һәм хезмәтләр үсеше шартларын тудыруга, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклау өчен стимуллар булдыруга һәм административ барьерларны юкка чыгаруга юнәлтелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 маендагы 799-р күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы башкарма вәкаләтле власть органы булып тора.
Татарстан Ренспубликасында Стандартны гамәлгә ашыру мәгълүматы Министрлык сайтының «Конкуренция үсеше» бүлегендә урнаштырылган (http://mert.tatarstan.ru/rus/standart-razvitiya-konkurentsii-v-respublike.htm).