«Кама инновацион территориаль-производство кластеры» Коммерция булмаган партнерлык» Ассоциациясе Коллегиясенең чираттагы утырышы булды

2017 елның 14 апреле, җомга

2017 елның 14 мартында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖдә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов рәислегендә «Кама инновацион территориаль-производство кластеры» Коммерция булмаган партнерлык» Ассоциациясе Коллегиясенең чираттагы утырышы булды.

Коллегия кысасында Казан федераль университетының Кама кластеры оешма-катнашучылары белән бергә гамәлгә ашырган  тикшеренүләре һәм инновацион проектлары, Татарстан Республикасында А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының «Россия Федерациясе Атом-төш үзәге – Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эксперименталь физика институты» белән бергә гамәлгә ашырган «Санлы предприятие» проектын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәре, шулай ук компания-җитештерүчеләрнең траспорт логистикасында заман ИТ-карарларын куллану каралды.

Болардан тыш,  коллегия кысасында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында «Алабуга-2» индустриаль паркын төзү Концепциясе тәкъдир ителде.

Шулай ук Кама кластеры кадрлар комитеты составына үзгәрешләр кертүгә кагылган мәсьәлә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International