Төмән бөтен ил инноваторларын Innoweek-2017гә җыя

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

23 — 26 майда Төмәндә инновацияләрнең беренче атнасы була. Төмән илнең иң яхшы  инноваторларын җыя. Берничә көн дәвамында катнашучыларның өлкә  лидерлары белән тәҗрибә уртаклашырга һәм үз стартапына инвестицияләр алу мөмкинлеге булачак.

Интернет-инициативалар үсеше фонды "Иң яхшы стартап өчен ФРИИдан махсус премия" номинациясендә проект сайлап ала.

26 майда узачак Innoweek-2017 кысасында «Стартаплар көрәше»  конкурсын уздыру планлаштырыла.

Конкурста түбәндәге юнәлешләр буенча катнашырга була:

- Информацион технологияләр

- Агробиотехнологияләр

- Нефть-газ чыгару һәм сервис

- Медицина

- Яңа материаллар.

 Innoweek-2017 программасында катнашучыларны инвесторлардан мастер-класслар, инноваторлар арасында Анатолий  Карпов һәм Сергей Карякин катнашында шахмат турниры, шулай ук  эшмәкәрләр спикерлары кергән зур Россия компанияләре булган эшмәкәрләр форумы көтә.

Катнашу шартлары турында җентекләбрәк түбәндәге сайтта танышырга була: www.innoweek.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International