ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

«Реклама турында» Федераль законның 19нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында » федераль закон проекты каралды һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында хупланды һәм тиешле тәртиптә 2017 елның 18 апрелендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына кертелде.

 

2017 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  Татарстан Республикасы предприятиеләрендә интеллектуаль милек идарәсе мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Булат Хаҗиәхмәтов уздырды.

 

Бүген, 20 апрельдә Красноярск икътисади форумы – 2017 үз эшен башлады.  Форумда  Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Федераль Җыены, федераль һәм региональ власть органнары, үсеш институтлары, дәүләт корпорацияләре вәкилләре, Россия һәм чит ил эшлеклеләре катнаша. Татарстан Республикасын  Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов күрсәтә.

 


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Тышкы икътисади банк (ВЭБ) һәм Стратегик инициативалар Агентлыгы (АСИ)  Россиянең 23 регионында регионнарның бизнес-идеяләрен финанс ресурслары белән турыдан-туры тоташтырырга мөмкинлек биргән һәм бу секторның актив үсешенә китергән инвестицион проектларны җәлеп иткән  яңа технологияләрен гамәлгә ашыра.

 

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Саха Республикасы (Якутия) делегациясе белән очрашу булып, аның составына  Саха Республикасы Инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлек министры Антон Сафронов, Саха Республикасы инвестицион үсеш агентлыгының генераль директоры вазифасын башкаручы Юлиана Диряхова,  «Якутия» Технопаркы» ГАУ директоры  Антон Семенов һәм ЦентрДомСтрой ЧҖҖ компаниясе вәкилләре керде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов уздырды.

 

Конкурс «НТИ үсеше» конкурсы икътисадны модернизацияләү һәм Россиянең инновацион үсеше буенча Россия Президенты каршындагы Совет президиумы хуплаган НТИ юл картларын гамәлгә ашыру максатыннан  НИОКРны яклауга юнәлтелгән.

 

Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярашлы закон проектын  агымдагы елда ук эшләргә җыена.

 


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

18 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә Түбән Кама муниципаль районы һәм «Закамье» регионы эшмәкәрләренең  I Съезды кысасында  «Предприятиенең сәүдә-закупка эшчәнлеге. Процессларны автоматлаштыру. Дәүләт закупкалдары. IT-технологияләр» 5нче секция үз эшен алып барды.

 

19 апрельдә Мәскәү өлкәсе Хөкүмәт йортында Үзәк Россиядә регионнарның инфраструктур проектларына кызыксыну уяту өчен шартлар тудыру мәсьәләсенә багышланган форум була. Чара Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте ГЧП үсеше Үзәге белән бергә стратегик инициативалар Агентлыгы һәм Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәмендә уздырыла.

 

Түбән Камада Түбән Кама муниципаль районы һәм «Закамье» регионы эшмәкәрләренең Беренче Съезды уза .

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International