Россия Федерациясе Җәмәгать палатасы 24-25 апрельдә Казан шәһәрендә н «Бергәлек» актив гражданнар форумын уздыра, ул традиция буенча бер мәйданда өйрәтү, актуаль социаль проблемаларны хәл итү юлларын эзләү өчен региональ власть, социаль җаваплы бизнес, җәмәгать оешмалары һәм СМИ вәкилләрен җыя.
Форум 2 көнгә сузылып, анда катнашучыларны бай белем бирү һәм дискуссион программа көтә. Әйтик, җәмәгать оешмаларына һәм актив гражданнарга коммерция булмаган оешмаларның социаль хезмәтләр базарына керә алу мөмкинлеге турында сөйләячәкләр, региональ һәм федераль власть һәм бизнес белән дөрес аралашырга һәм шулай ук социаль проектлар ясарга өйрәтәчәкләр. Үз чиратында власть һәм бизнес вәкилләре өчен НКО белән нәтиҗәле һәм үзара файдалы партнерлыкка багышланган тренинглар узачак.
«Бергәлек» форумында катнашу өчен ПФОда форумсообщество.рф/Казань сылтамасы буенча теркәлергә кирәк.
Форумны уздыру урыны: Казан шәһәре, Николай Ершов урамы, 1а йорты, «Корстон - Казань» ГТРКсы.