Татарстан Республикасы коммерция булмаган оешмалар игътибарына!

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

2007 елдан 2016 елга кадәр гражданлык җәмгыяте институтлары үсешендә катнашкан коммерция булмаган оешмаларына дәүләт яклавы күрсәтү буенча  конкурслар берничә оператор тарафыннан оештырылды. Агымдагы елда Россия Федерациясе Президентының  2017 елның  3 апрелендәге «2017 елда кеше һәм гражданин хокукын яклау өлкәсендә проектлар һәм социаль мөһим проектлар гамәлгә ашыручы гражданлык җәмгыяте институтлары үсешендә катнашучы комммерция булмаган һәм дәүләти булмаган оешмаларын дәүләт яклавы белән тәэмин итү турында» 93-рп  күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә бердәм  оператор  – Президент грантлары фонды расланган.

2017 елда коммерция булмаган һәм дәүләти булмаган оешмаларны  яклауга федераль бюджеттан  4,32 млрд сум бүленеп бирелә, алар ике  конкурс нәтиҗәләре буенча бүленәчәк.

Беренче  конкурста катнашуга гаризалар  17 апрельдән 31 майга кадәр кабул ителә.

Икенче конкурста катнашуга гаризалар 16 августтан 29 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

2017 елда конкурсларның төп үзенчәлекләре:

Гаризаларның кәгазь формаларының юкка чыгарылуы: гаризаларның бары тик  электрон формада, интернет-порталда шәхси кабинет аша кабул ителүе (http://президентскиегранты.рф);

Гаризалар әзерләү  процедурасының һәм документация җыюның гадиләштерелүе: бөтен документлар бары тик электрон күчермә формасында гына бирелә, кайбер документларны тапшыру кирәкми;

Грант буенча хисап әзерләү һәм тапшыру процедурасы гадиләштерелгән: бөтен хисаплар оештыручы-җиңүчеләр тарафыннан  электрон формада тапшырылачак.

Конкурска түбәндәге юнәлешләр буенча эшчәнлек алып баруны караган проектлар бирелә ала:

Социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарны социаль яклау һәм саклау;

 гражданнар сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

гаиләне, аналарны, әтиләрне һәм балаларны яклау;

1996 елның 12 гыйнварындагы  «Коммерция булмаган оешмалар турында» 7-ФЗ Федераль законның 31-1нче маддәсе белән каралган эшчәнлекне алып барган яшьләр проектларын яклау ;

фән, мәгариф, белем өлкәсендә проектларны яклау;

мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә проектларны яклау;

тарихи истәлекне саклау;

кеше һәм гражданинның шул ук вакытта хөкем ителүчеләрнең  хокукын һәм иреген яклау;

тирәлекне һәм хайваннарны саклау;

милләтара һәм диннәр арасында килешүне ныгыту;

җәмәгать дипломатиясен үстерү һәм ватандашларга ярдәм итү;

гражданлык җәмгыятьләре институтларын үстерү.

Конкурс турында тагын да җентеклерәк мәгълүмат түбәндәге сылтамада бирелә: http://президентскиегранты.рф/Home/Konkurs.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International