Республика эшмәкәрләрен Россия һәм немец кече һәм урта предприятиеләре форумында катнашырга чакыралар

2017 елның 14 апреле, җомга

«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә 2017 елның 14 июнендә Берлин шәһәрендә (Германия) Россия урта һәм кече предприятиеләренең 11нче Икътисади форумы узуы турында хәбәр итә.

Форумның оештыручысы булып Россия Федерациясенең Германия Федератив Республикасындагы сәүдә вәкиллеге белән бергә MARWIKO AG компаниясе тора. 

Форумда катнашуга Бундестаг депутатлары, Россиянең кайбер  регионнары җитәкчеләре, Россия һәм Германиянең кече һәм урта предприятиеләре вәкилләре, ике илнең ТПП җитәкчелеге һәм Германиянең тышкы сәүдә палатасы вәкилләре чакырылган.

Форумда панель дискуссия уздыру һәм өч семинар кысасында төрле өлкәләрдә Россия һәм немец МСП субъектлары белән үзара бәйләнешкә бәйле (сәламәтлек саклау һәм медицина техникасы тематикасына аерым игътибар биреләчәк), немец бизнесының Россия Федерациясе территориясендә инвестицияләр кертү мөмкинлеге һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстереп, өченче илләргә  продукцияне (хезмәтләр) алда сату юлы белән производствоны  локализацияләү мәсъәләләре каралачак. Форум кысасында шулай ук эшлекле сөйләшүләр дә оештырылачак. 

Катнашу шартлары һәм өстәмә мәгълүматны Германиядәге Россия Федерациясе Сәүдә вәкиллегендә ачыкларга була: 10117, Берлин, Унтер денЛинден 55-61. Телефон: (8-10) код: 49-30 тел: 234-30-34,229 03-88, IP- 6501, 6504, (8-10) код: 49-30 тел: 234-30-12, 234-30-34, тел. 8-10-49-30-229-03-84. Электрон почта: rfhwb@economy.gov.ru. Сайт: www.rfhwb.de

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International