ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2017 ел
җомга

Салым декларациясен Татарстан халкы өйдән чыкмыйча гына бирә ала. Моның өчен Россия федераль салым хезмәте сайтында "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты "ннан файдаланырга мөмкин.

"Сервис ярдәмендә НДФЛ салым декларациясен интерактив режимда тутырып була. Электрон имза куелган декларация салым органына җибәрелә һәм аның статусын карап тору өчен ачык кала", – дип сөйләде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.

 

13 апрельдә Мәскәүдә Россия экспорт үзәгенең  «Экспортерлар өчен онлайн-сәүдә мөмкинлекләре» курсы буенча белем программасы региональ тренерларын укыту тәмамланды .

 


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

13 апрельдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Наталья Таркаеваның Менделеевск моношәһәрендә яңа инвестиция проектларны гамәлгә ашыру буенча кирәкле инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча чараларны гамәлгә ашыру максатыннан муниципаль берәмлекләр һәм Россия Федерациясе субъектлары бюджеты чыгымнарын финанслауга «Моношәһәрләр үсеше фонды» НОга заявкалар әзерләү буенча Менделеевск районы башлыгы киңәшчесе Лилия Нургатина белән очрашуы булды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 12 мартындагы «Татарстан Республикасында фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-консрукторлык һәм гражданлык билгеләнешендәге технологик эшләр нәтиҗәләрен дәүләт исәпләве һәм саклауның бердәм системасы  положениесен раслау турында» 133нче карарын гамәлгә ашыру кысасында  21 апрельдә 9.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  (Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55, 429нчы кабинет) Татарстан Республикасы фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм гражданлык билгеләнешендәге технологик эшләр дәүләт заказчылары (алда – НИОКР).

 

2017 елның 20 апрелендә Мәскәүдә «Россия Бүген» МИАда  (Зубовский б-ры, 4нче йорт) «Pынoк Цeнныx Бумaг» журналы оештырган «Россиядә инвестицияләр» VIII форумы уза. 

 

Бүген Казанда Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов рәислегендә алдан баручы социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә заявкаларны карау буенча республика комиссиясе утырышы булды.  Нәтиҗәдә «ТатКлиматМаш» һәм  «Венские вафли»  компанияләрнең инвестиция проектлары хупланды. 

 

«Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген яклау фонды» НО «Социаль проектлау һәм социаль проектлар белән идарә итү» профессиональ әзерлек программасы буенча өйрәтү өчен социаль юнәлештәге коммерция булмаган оешмалар вәкилләрен җыя башлады.

 


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

РФ Икътисади үсеш министрлыгы РФ Хөкүмәтенә «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында  («социаль эшмәкәрлек» аңлатмасын ныгыту өлешендә)»  федераль закон проектын җибәрде.

 

Космонавтика көнендә, 12 апрельдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формалары үсешенә ярдәм Фонды һәм КНИТУ-КАИ ярдәмендә «Хакатон-2017» Бөтенроссия чарасының икенче этабы уздырылды.

 

2008 елның 26 декабрендәге «Дәүләт контроле (күзәтчелек)  һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукын яклау турында» 294-ФЗ Федераль закон таләпләренә һәм шулай ук  «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» Өстенлекле программасына ярашлы рәвештә  25 апрельдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокукый кулланыла торган практикасы нәтиҗәләрен халык белән бергә карау була. Чараны уздыру урыны: Казан Федераль Университетының икътисад һәм финанслар институты актлар залы (Казан шәһ., Бутлеров ур., 4нче йорт).

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International