Татарстан Республикасы икътисад министры республиканың мәктәп бизнес-компанияләре арасында иң яхшы командаларны котлады

2017 елның 14 апреле, җомга

Татарстан Республикасы мәктәп компанияләренең XV слеты 13-14 апрельдә «Штаб. Креатив индустрияләр резиденциясе» мәйданында уңышлы узды. Мәктәп компанияләре слетында  Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов булып, мәктәп компанияләренең күрсәткән проектларының югары дәрәҗәсен, катнашучыларның һөнәри белемен билгеләде һәм җиңүчеләрне бүләкләде.  Чара "Яшьләр уңышы" Җәмәгать оешмасы Казан үзәге, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм  «АК БАРС» Акционерлык коммерция банкы  "Талантлар университеты" коммерция булмаган автоном оешмасы һәм   "Штаб" Креатив пространствосы генераль партнерлыгында оештырылды.

 Слетның конкурс процедураларында Казан, Минзәлә, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Болгар мәктәп бизнес компанияләренең  иң яхшы 19 командасы катнашты.

Конкурсның ике көнендә мәктәп укучылары үзләренең бизнес-компанияләрен тәкъдир итте, «профессионаллар конкурсында» (икътисадның аерым юнәлешләре буенча конкурс чаралары) үз көчләрен күрсәтте, профессионаллар конкурсы кысасында жюри белән әңгәмәләрдә катнашты,  бизнес-кейслар чиште һәм ярминкәдә катнашты.

Араларында яшь эшмәкәрләр һәм бизнес-структура вәкилләре булган жюри мәктәп компаниясе слеты җиңүчесе итеп бертавыштан Түбән Каманың 32нче гимназиясеннән  «Icon» мәктәп компаниясен таныды. 2нче һәм 3нче урыннарны «Агач остасы» ( Казанның 83нче лицее) һәм  шуңа ярашлы «Бәйрәм Арт» (Болгарның 2нче мәктәбе) МКлар алды.

 «Инглиз телендә иң яхшы тәкъдир итү» номинациясендә Вожатый 2.0 МК (КФУның "Н.И. Лобачевский исемендәге лицее" ОШИ, Казан), «Иң яхшы товар» - «Шатлык» МК  ( "33нче мәктәп" МБОУ, Казан), «Социаль-җаваплы бизнес» - «THE HOLLYSOAP» МК (159нчы Лицей МБОУ), «Иң яхшы маркетинг техникасы» - «БайрамАрт» МК ( "2нче БСОШ" МБОУ, Болгар), «Социаль-җаваплы бизнес» - «Timestocome» МК ("12нче гимназия" МБОУ, Казан), «Иң яхшы товар» - «АдЕлАй» МК ( «Каратун гомумбелем бирү урта мәктәбе» МБОУ), «Иң яхшы еллык хисап» - «Фортуна» МК (МБОУ "10нчы СОШ" МБОУ, Түбән Кама), «Иң яхшы тәкъдир итү» - «Микс» МК ( "9нчы СОШ" МБОУ, Казан),  «Тисби»идарә университетыннан махсус номинация -  «Traffity» МК ( "ИТ-Лицей" ОШИ, КФУ),  «Ledel» компаниясеннән  -  «Flash» МК ( "6нчы гимназия” МБОУ, Казан), «Ел ачышы» - «HotCup» МК (171нче СОШ, Казан) җиңүчеләр булды.

Профессионаллар конкурсында җиңүчеләр:

  «Иң яхшы ел президенты» номинациясендә

- Хәмитова Софья, «Miks» Мәктәп компаниясе («9нчы СОШ» МБОУ, Казан)

- Гатауллина Аделя, «Мода йорты» Мәктәп компаниясе («177нче лицей» МБОУ, Казан);

«Иң яхшы маркетинг буенча вице-президент» номинациясендә

- Избеков Вадим, «Вожатый 2.0» Мәктәп компаниясе («Н.И.Лобачевский исемендәге лицей» ОШИ, КФУ);

«Иң яхшы финанслар буенча вице-президент» номинациясендә

- Убасев Павел, «Агач остасы» Мәктәп компаниясе («83нче лицей» МБОУ, Казан);

«Иң яхшы персонал буенча вице-президент» номинациясендә

- Поляк Герман, «Вожатый 2.0» Мәктәп компаниясе («Н.И.Лобачевский исемендәге лицей» ОШИ, КФУ);

 «Иң яхшы производство буенча вице-президент» номинациясендә

- Әүхәдиева  Карина, «Miks» Мәктәп компаниясе («9нчы СОШ» МБОУ, Казан);

 «Иң яхшы ИКТ буенча вице-президент» номинациясендә

- Козлова Яна, «Вожатый 2.0» Мәктәп компаниясе («Н.И.Лобачевский исемендәге лицей» ОШИ,  КФУ)

- Галиәхмәтова Диля, «THE HOLLYSOAP» Мәктәп компаниясе  ("159нчы лицей" МБОУ, Казан)

Слетта иң яхшы дип танылган компанияләр Татарстанны апрель ахырында Мәскәүдә  шундый ук  федераль конкурста күрсәтәчәк. Слетта җиңүче компания 2017елның маенда Цюрихта узачак (Швейцария) мәктәп компанияләре Европа ярминкәсендә катнаша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International