Татарстанда эшкуарлыкның торышы һәм аны үстерү, бизнес-бергәлекләр белән дәүләтнең үзара мөнәсәбәтләрен камилләштерү. Бу һәм башка мәсьәләләр хакында бүген Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында фикер алыштылар. "Без тыгыз хезмәттәшлеккә әзер, дип белдерде Фәрит Габделганиев үзенең ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән танышу визиты барышында. - Бүгенге очрашуның безнең партнерлыкны ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышанам.
Икътисад министрына шулай ук ССП эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр, һәр ике як та алга таба эшләү планын билгеләп куйды.
Гадәти әйбергә яңача караш. Татарстанда эшкуарлык компетенциясен үстерү буенча "Яңарту" интенсив форумы булачак. Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачар дип уйланыла.‑ "Яңарту"ның максаты - Россия икътисадын һәм бизнесын яңа дәрәҗәгә алып чыгу. 16 мартта Татарстаннан 5 меңнән артык эшмәкәр Баскет-холлга җыелачак. бу хакта бүген "Татар-информ мәгълүмат агентлыгында әйттеләр. Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда эшкуарлыкны үстерү өчен барлык шартлар да гамәлгә ашырылган. Бизнеска ярдәм институтларының киң спектры булдырылган, эшкуарлар дәүләт сатып алулары системасында актив катнашалар. Республикада бизнес өчен уку-укыту программаларына аерым игътибар бирелә. Булачак форум әнә шундыйлардан.‑
"Яңарту" форумында катнашу бушлай. Бары тик форум сайтында теркәлү узарга кирәк:www.казаньперезагрузка.рф
Казан укучылары Россиянең иң яхшы Яшь эшкуарлары дип танылды. "Яшьләр казанышлары" Төбәкара Иҗтимагый оешмасы (Junior achievement Russia) "Тапкыр эшлекле бул" Бөтенроссия бизнес-планнар конкурсына нәтиҗәләр чыгарды. Жюри эше йомгаклары буенча 7 команда - җиңүче, шулардан 4 - Татарстаннан. Лидерлары - Казанның Авиатөзелеш районындагы 33 нче мәктәптән "Шатлык" компаниясе. Укучылар тукыма белән эшләүнең төрле техникаларында сувенир бөти курчаклар тегү белән шөгыльләнәләр. 10 мартта алар Венада (Австрия) “Junior achievement” программаларында катнашучыларның Халыкара күргәзмә-ярминкәсендә Россия һәм Татарстанны тәкъдим итәчәк.
Мәктәп компаниясе - эш нигезләренә өйрәтүнең уен форматы. Һәр теләгән кеше, "Беренче балалар коворкингы" чараларының теләсә кайсына килеп яки үз мәктәбендә "Мәктәп компаниясе"н төзеп, программаларга кушыла ала. Программа бушлай һәм Татарстан укучылары өчен ачык.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2018 елның гыйнвар аена Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингын игълан итте. Алдынгы урыннарны Казан (1 урын), Әлмәт районы (2 урын), Тукай районы (3 урын) алып тора.
Кукмара районы рейтингта 4 нче урынга менде. Бу үзгәрешләр кулланышка кертелгән торак йортларның гомуми мәйданы, үзләре җитештергән һәм төяп җибәрелгән товарларның артуы һәм теркәлгән эшсезләрнең саны кимү белән аңлатыла.
Рейтинг белән тулырак министрлык сайтында "Социаль-икътисадый үсеш фаразлары һәм нәтиҗәләре" бүлегенең "Территориаль үсеш" бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә "Россия – Япония уртак елы" кысаларында кайдзен-семинар булды, анда Россиядә җитештерү процессларын камилләштерү һәм Татарстан Республикасында тәэмин итүчеләр чылбырын арттыру һәм җитештерүчәнлекне күтәрү турында сөйләштеләр. Семинар барышында предприятиеләрнең җитештерүчәнлеген күтәрү һәм корпоратив эшчәнлекне активлаштыру мәсьәләләре каралды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты, ул Татарстан Республикасында бизнеска ярдәм итүнең төп формалары турында доклад белән чыгыш ясады.
Бүген "Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында" Федераль законга кертелгән тиешле үзгәрешләр үз көченә керде. Россиядән читтә Россия Федерациясе гражданының шәхесен таныклый торган, шул исәптән электрон мәгълүмат чыганагын үз эченә алган паспортны рәсмиләштерү һәм бирү срогы дүрт айдан өч айга кадәр кыскартылды. Үзгәрешләр паспортны булу урыны буенча бирү турында гариза язучыларга кагыла. Бу хезмәт күрсәтүнең уңайлылыгын һәм һәркемнең моннан файдалана алуын арттырырга һәм моңа сарыф ителә торган вакытны киметергә мөмкинлек бирәчәк.
"Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында" Федераль законның 10 статьясына үзгәреш кертү хакында" 2018 елның 19 февралендәге 28-ФЗ номерлы Федераль закон тексты белән, сылтама буенча үтеп, рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында танышып чыгарга мөмкин.
Бүген ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев Үзбәкстан делегациясен Татарстанның социаль-икътисадый үсеше белән таныштырды. Ташкент өлкәсе хакиме Гуломжон Ибрагимов аеруча Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме чаралары белән кызыксынды.
Очрашу барышында алга таба хезмәттәшлек итү өчен Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы үзара хезмәттәшлекнең өметле юнәлешләре каралды.
Россия Федерациясе Хөкүмәте федераль дәүләт хакимияте органнары һәм бюджеттан тыш дәүләт фондлары органнары тарафыннан гариза бирүче бер тапкыр мөрәҗәгать иткәннән соңгы комплекслы соратуга нигезләнеп күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре исемлеген раслады (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 19 февралендәге 260-р номерлы күрсәтмәсе). Документ "бер тәрәзә" төп прнципларыннан берсен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән, аның буенча граждан, КФҮкә бер комплекслы гариза белән мөрәҗәгать итеп, берничә хезмәт күрсәтү алырга мөмкин.
Күрсәтмә тексты белән, сылтама буенча үтеп, рәсми сайтта танышырга мөмкин: http://government.ru/docs/31436/.
Россия предприятиеләрендә кайдзен җитештерүен өзлексез яхшырту системасын кертү тәҗрибәсен "Алабуга" махсус икътисадый зонасында ике "кайдзен-семинар" барышында тәкъдим итәчәкләр, МИЗда аларны Россия белән һәм яңа бәйсез дәүләтләр белән сәүдә буенча Япония ассоциациясе 2 һәм 5 март көннәрендә оештыра.
2017 елда Россия предприятиеләренә диагностика үткәргән һәм Россиянең җитештерүче компанияләренең төп проблемаларын һәм бурычларын аңлауда кыйммәтле тәҗрибә туплаган Япония экспертлары («Тойота Инжениринг» һәм башка компанияләрнең вәкилләре) "Алабуга"дагы кайдзен-семинарларда спикерлар булалар.
Бу хакта үзенең матбугат конференциясе барышында Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары киңәшчесе Бехнам Гурбан-заде хәбәр итте.
Банк планнарында – Татарстанда, Чечняда һәм Башкириядә ислам банкингына тест үткәрү.
Бехнам Гурбан-заде пластик карталар чыгару көтелә дип билгеләп үтте.
"Вак депозитларны башлап җибәрергә мөмкин, ә шул депозитларны файдаланып, пластик карта чыгарачакбыз, аның ярдәмендә клиентлар үзләренең куллану ихтыяҗларын финанслый алачак" дигән сүзләрен ТАСС цитата буларак китерә.