Бүген ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев Үзбәкстан делегациясен Татарстанның социаль-икътисадый үсеше белән таныштырды. Ташкент өлкәсе хакиме Гуломжон Ибрагимов аеруча Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме чаралары белән кызыксынды.
Очрашу барышында алга таба хезмәттәшлек итү өчен Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы үзара хезмәттәшлекнең өметле юнәлешләре каралды.