Казан белән Әлмәт – социаль-икътисадый рейтингта лидерлар

2018 елның 2 марты, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2018 елның гыйнвар  аена Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингын игълан итте. Алдынгы урыннарны Казан (1 урын), Әлмәт районы (2 урын), Тукай районы (3 урын) алып тора.

Кукмара районы рейтингта 4 нче урынга менде. Бу үзгәрешләр кулланышка кертелгән торак йортларның гомуми мәйданы, үзләре җитештергән һәм төяп җибәрелгән товарларның артуы һәм теркәлгән эшсезләрнең саны кимү белән аңлатыла.

Рейтинг белән тулырак министрлык сайтында "Социаль-икътисадый үсеш фаразлары һәм нәтиҗәләре" бүлегенең "Территориаль үсеш" бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International