ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2018 ел
сишәмбе

Яңа "Түбән Кама" сәнәгать паркы Татарстанда ел ахырына барлыкка киләчәк. Республика икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм "Моношәһәрләрне үстерү фонды" коммерциягә карамаган оешмасы генераль директоры  Илья Кривогов бүген төзелеш мәйданчыгында булып кайттылар, анда алар территорияне карадылар һәм күчмә утырыш үткәрделәр. Төзелешнең беренче этабында паркның гомуми мәйданы 20 гектар тәшкил итә (җитештерү артса, сәнәгать паркының икенче чиратын булдыру да карала, аны инде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы каршындагы Инвестсовет тарафыннан расланган перспективалы проектлары булган ике резидент көтә, потенциаль резидентлардан инвестицияләр күләме, кимендә 500 эш урынын булдырып, 2,4 млрд сумнан булыр дип фаразлана. Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, моношәһәрләрдә инвестицияләр өчен һәм инфраструктураны үстерү өчен уңай шартлар тудыру икътисадны диверсификацияләү, эшкуарлыкны үстерү һәм өстәлгән бәяне арттыру нигезе булып тора.

Кече һәм урта бизнеска ярдәм хакында Эшкуар йортында фикер алыштылар. Уртак проектны гамәлгә ашыру буенча сөйләшүләрдә ТР Икътисад министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе һәм «МЕТРО Кэш энд Керри» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

Проект, дөньяга танылган GFSI* тәҗрибәләрен кулланып, сыйфат менеджменты системаларын эшләү һәм кертү буенча туклану продуктларын локаль җитештерүчеләргә, кафе һәм рестораннар өчен махсус өйрәтү программаларына таянып, кече ваклап сату һәм ресторан бизнесы сегменты вәкилләренә ярдәм итүне һәм аларны үстерүне күздә тота.

Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең азык-төлек продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы өлкәсендә мөмкинлекләрен, GFSI туры китереп,  азык-төлек куркынычсызлыгы менеджменты халыкара системаларының төп өлешләрен эшләү һәм кертү программасында катнашу юлы белән үстерү проектның төп юнәлешләренең берсе булып тора.

Программа шартлары турында тулырак мәгълүматны түбәндәге телефонга шалтыратып белергә була: +7 (987) 413-43-43.

4 меңнән артык Татарстан эшкуары "Яңарту" бизнес-форумында катнашуларын расладылар. Чараның оештыручысы булган республиканың Икътисад министрлыгы аның эшмәкәрләр арасында зур кызыксыну уятуын хәбәр итә. "Яңарту" - эш башлаучы эшкуарларга да, уңышларга ирешкән эшмәкәрләргә дә исәпләнгән яңа интенсив формат ул. Эшкуарлыкны өйрәтү һәм ярдәм күрсәтү – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурычларның берсе. ТР Икътисад министрлыгы башлыгы Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә кече һәм урта эшкуарлык – икътисадны һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүнең нигез факторы ул.  "Мәгълүмат һәм белем алу мәйданнарыннан файдалану мөмкинлеге булу эшкуарлык индустриясен тәшкил иткән өлешләрнең нигезе булып тора. Без иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнергә һәм үзебезгә кертергә, хәзерге дөньяда бара торган үзгәрешләрне күзәтеп барырга һәм аларда катнашырга уйлыйбыз".

Спикерлар арасында уңышка ирешкән компанияләргә нигез салучылар һәм аларның хуҗалары, шулай ук Россиянең күпмиллионлы әйләнешләре булган зур компанияләренә консультацияләр бирүчеләр. Форумда чыгыш ясаячаклар:

Бүгенге көнгә меңгә якын алынмаган урын бар. Катнашу өчен www.казаньперезагрузка.рф "Яңарту" сайтында теркәлергә кирәк. Форум бушлай.

 

Ministry of Economy of the Republic of Tatarstan received a notification from the Department of Regulatory Impact Assessment of the Ministry of Economic Development of Russia on holding public consultations on the draft Federal Law On Introduction of Changes in the Federal Law On The Basics of State Regulation of Trade in the Russian Federation".

Representatives of business associations are invited to revise this draft at the web-site of the Ministry of Economy of the Republic of Tatarstan.

If it contains any provisions resulting in excessive administrative or other restrictions and obligations for entrepreneurs or other entities or promoting the same as well as provisions promoting unnecessary expenses of entrepreneurs and other entities as well as budgets of all levels of the budgetary system of the Russian Federation, please send your remarks and suggestions to the sector for regulatory impact assessment of the Ministry of Economy of the Republic of Tatarstan to the following e-mail address: Nail.Madiev@tatar.ru.


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

"Алабуга" махсус икътисадый зонасында табаклы прокат җитештерү заводы төзелеше проектын бүген махсус зонаның Күзәтчелек советында расладылар. Чарада республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Каралган инвестицияләр күләме - 250 млн. доллар. 

Бүген "Алабуга" резиденты булуга "Гемонт Металл" ҖЧҖ гаризасы каралды. Оешма табаклы прокат заводын 2020 елның өченче кварталында сафка кертергә тели. Комплекс 40 кв. метр мәйданында урнашачак, беренче этабында елына 770 мең тонна табаклы прокат җитештерү карала. Алга таба җитештерү күләме елына 1 млн. 250 мең тоннага кадәр җиткерү көтелә. 

 

Бүген КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә "Предприятиеләргә һәм оешмаларга финанс анализы ясау технологияләре" квалификация күтәрү программасы ишекләрен ачты. Ул Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының баланс комиссияләре әгъзаларын күздә тотып оештырылган.

 Тыңлаучылар кыска вакытлы укулар барышында  баланс комиссияләрен үткәрү технологияләре, хезмәт хокукы, юридик затларның салым йөкләмәләре, бухгалтерлык һәм финанс хисаплылыгына анализ ясау алымнары өлкәсен, шулай ук финанс менеджменты өлкәсен өйрәнәчәк һәм бу өлкәләрдәге үз белемнәрен яңартачак.   Программада катнашучылар шулай ук оешмаларның банкротлыгы темасын да караячак. Укулар йомгаклау аттестациясе, оешмаларның финанс торышын анализлау программасы буенча кейс яклау һәм расланган үрнәктәге документлар тапшыру белән төгәлләнәчәк.

 

Бүген КФҮнең барлык филиалларында ("Минем документлар"да), шулай ук 1 меңнән артык кеше яши торган авыл җирлекләрендә оештырылган КФҮ өстәмә офисларында хәзер булу урыны буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул итәләр. Әлеге мәгълүмат Россия Президентын сайлау көнендә, 2018 елның 18 мартында, теркәлү урыны буенча була алмаган Россия Федерациясе гражданнарына кагыла. Бу очракта теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге бирелә.

Әлеге хезмәтне барлык күпфункцияле үзәкләрдә күрсәтү өчен махсус кабул итү тәрәзәләре булдырылды.  Белгечләр гариза язарга да, шулай ук, тавыш бирү көнендә сайлаучының булу урынына карап, иң уңай сайлау участогының номерын һәм адресын билгеләргә ярдәм итәчәкләр.

Гариза сайлаучының шәхсән үзе тарафыннан паспортын күрсәтеп тапшырыла, һәм гаризаны бары тик бер тапкыр тапшырырга ярый.

Гаризаны шулай ук сайлау комиссиясенә (участок сайлау комиссиясенә - тавыш бирү көненә кадәр биш көннән дә соңга калмыйча; территориаль сайлау комиссиясенә - тавыш биргәнгә кадәр 5 көннән дә соңга калмыйча) һәм https://www.gosuslugi.ru/  Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы аша (тавыш бирү көненә кадәр кимендә 5 көн кала Мәскәү вакыты буенча 24 сәгатьтән дә соңга калмыйча) тапшырырга мөмкин. Күрсәтелгән сроклардан соң тавыш бирү көненә (шимбәгә) кадәр 4 көн кала (сишәмбедән башлап) һәм көндезге 14.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча - бары тик теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясенә махсус гариза гына бирергә мөмкин.

КФҮ офислары адреслары һәм аларның эшләү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән республика КФҮнең http://mfc16.tatarstan.ru/ сайтында танышырга мөмкин. Булачак тавыш бирүләр турында белешмәләр, шул исәптән сайлау комиссияләренең адреслары Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең http://www.cikrf.ru/ сайтына урнаштырылган.

11 мартта «Свияжские холмы» курорт шәһәр базасында "Татарстан Республикасы Президенты Кубогы"на параллель слалом (эстафета) дисциплинасында Тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча I фестиваль булды. Фестиваль Татарстан Республикасында тау чаңгысы спортын һәм сноубордны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм республиканың  һәвәскәр спортчылары арасында иң көчлеләрен ачыклау максатыннан үткәрелә.

Булат Хаҗиәхмәтов, Динар Шакиров, Артур Гайнов, Алсу Хәбибулина кергән  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы "Татарстан Республикасының хакимият органнары" номинациясендә командалар арасында өченче урынны яулады. 

 


10
март, 2018 ел
шимбә

11 март - Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне.

Бу көнне топография-геодезия һәм картография производстволарындагы хезмәтчәннәр, геодезия, картография һәм җир төзелеше белгечлекләренә караган фәнни хезмәткәрләр, педагоглар һәм студентлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Безнең хәзерге тормышыбызны сезнең хезмәт белгечләре тарафыннан алынган мәгълүматлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Кеше тормышының күп кенә өлкәләрендә кулланыла торган координаталы исәп башы системасын төзеп, без яши торган, икътисадта, авыл хуҗалыгында, табигатьтән файдалану һәм башка өлкәләрдә алыштыргысыз булган Дөньяның сурәтләрен, карталар төзү алымнарын һәм технологияләрен ел саен камилләштереп, төзисез һәм рәсмиләштерәсез.

 


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

9 - 11 март ял көннәрендә күпфункцияле үзәкләр (КФҮ) гражданнарны расланган эш графигы буенча кабул итәчәк. 8 мартта – Халыкара хатын-кызлар көнендә – КФҮ филиаллары ("Минем документлар" офислары) эшләми.  Әлеге үзәкләргә баруны планлаштырганда, сезгә җиткерелгән шушы мәгълүматны исәпкә алуыгызны үтенәбез.

КФҮ ("Минем документлар" офислары) эш графигы, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге белән  тулыракhttp://mfc16.tatarstan.ru/ КФҮ сайтында таныша аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International