Күпфункцияле үзәкләрдә комплексы соратуга нигезләнеп күрсәтелә торган федераль дәүләт хезмәтләре исемлеге расланды

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте федераль дәүләт хакимияте органнары һәм бюджеттан тыш дәүләт фондлары органнары тарафыннан гариза бирүче бер тапкыр мөрәҗәгать иткәннән соңгы комплекслы соратуга нигезләнеп   күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре исемлеген раслады (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 19 февралендәге 260-р номерлы күрсәтмәсе). Документ "бер тәрәзә" төп прнципларыннан берсен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән, аның буенча граждан, КФҮкә бер комплекслы гариза белән мөрәҗәгать итеп, берничә хезмәт күрсәтү алырга мөмкин.

Күрсәтмә тексты белән, сылтама буенча үтеп, рәсми сайтта танышырга мөмкин: http://government.ru/docs/31436/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International