Саклык банкы 2018 елда халыктан ислам нормаларына туры килә торган кертемнәр кабул итү буенча пилот проект башлап җибәрергә уйлый

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Бу хакта үзенең матбугат конференциясе барышында Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары киңәшчесе Бехнам Гурбан-заде хәбәр итте.

Банк планнарында – Татарстанда, Чечняда һәм Башкириядә ислам банкингына тест үткәрү.

Бехнам Гурбан-заде пластик карталар чыгару көтелә дип билгеләп үтте. 

"Вак депозитларны башлап җибәрергә мөмкин, ә шул депозитларны файдаланып, пластик карта чыгарачакбыз, аның ярдәмендә клиентлар үзләренең куллану ихтыяҗларын финанслый алачак" дигән сүзләрен ТАСС цитата буларак китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International