Казан укучылары Россиянең иң яхшы Яшь эшкуарлары дип танылды. "Яшьләр казанышлары" Төбәкара Иҗтимагый оешмасы (Junior achievement Russia) "Тапкыр эшлекле бул" Бөтенроссия бизнес-планнар конкурсына нәтиҗәләр чыгарды. Жюри эше йомгаклары буенча 7 команда - җиңүче, шулардан 4 - Татарстаннан. Лидерлары - Казанның Авиатөзелеш районындагы 33 нче мәктәптән "Шатлык" компаниясе. Укучылар тукыма белән эшләүнең төрле техникаларында сувенир бөти курчаклар тегү белән шөгыльләнәләр. 10 мартта алар Венада (Австрия) “Junior achievement” программаларында катнашучыларның Халыкара күргәзмә-ярминкәсендә Россия һәм Татарстанны тәкъдим итәчәк.
Мәктәп компаниясе - эш нигезләренә өйрәтүнең уен форматы. Һәр теләгән кеше, "Беренче балалар коворкингы" чараларының теләсә кайсына килеп яки үз мәктәбендә "Мәктәп компаниясе"н төзеп, программаларга кушыла ала. Программа бушлай һәм Татарстан укучылары өчен ачык.