Бүген "Алабуга" МИЗ территориясендә кайдзен-семинар барышында җитештерү процессларын камилләштерү мәсьләләре турында фикер алыштылар

2018 елның 2 марты, җомга

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә "Россия – Япония уртак елы" кысаларында кайдзен-семинар булды, анда Россиядә җитештерү процессларын камилләштерү һәм Татарстан Республикасында тәэмин итүчеләр чылбырын арттыру һәм җитештерүчәнлекне күтәрү турында сөйләштеләр. Семинар барышында предприятиеләрнең җитештерүчәнлеген күтәрү һәм корпоратив эшчәнлекне активлаштыру мәсьәләләре каралды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты, ул Татарстан Республикасында бизнеска ярдәм итүнең төп формалары турында доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International