Гадәти әйбергә яңача караш. Татарстанда эшкуарлык компетенциясен үстерү буенча "Яңарту" интенсив форумы булачак. Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачар дип уйланыла.‑ "Яңарту"ның максаты - Россия икътисадын һәм бизнесын яңа дәрәҗәгә алып чыгу. 16 мартта Татарстаннан 5 меңнән артык эшмәкәр Баскет-холлга җыелачак. бу хакта бүген "Татар-информ мәгълүмат агентлыгында әйттеләр. Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда эшкуарлыкны үстерү өчен барлык шартлар да гамәлгә ашырылган. Бизнеска ярдәм институтларының киң спектры булдырылган, эшкуарлар дәүләт сатып алулары системасында актив катнашалар. Республикада бизнес өчен уку-укыту программаларына аерым игътибар бирелә. Булачак форум әнә шундыйлардан.‑
"Яңарту" форумында катнашу бушлай. Бары тик форум сайтында теркәлү узарга кирәк:www.казаньперезагрузка.рф