Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль монополиягә каршы хезмәте башлыгы Игорь Артемьев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бизнес-идеяләрне презентацияләү, уңышлы эшкуарлар белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу. Бүген Казанда XI "Эшкуарлык фабрикасы"ның чыгарылышы булды. Әлеге проект Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Бүген Эшкуар йортында (Петербург ур., 28) түгәрәк өстәл булды. Дәүләт хакимияте органнары һәм гражданнар үзмәшгуль булуның уңай һәм тискәре яклары турында фикер алышты. Чарада Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.
Бүген Казанда региональ командалардагы әгъзалар өчен
"Син - эшкуар" программасының округ семинар-практикумы старт алды. Эшкуар йортында (Петербург ур., 28) җыелганнарны Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев сәламләде.
Иртәгә Казанда барча Татарстаннан бизнес-проектларның ачык күргәзмәсе узачак. Чара "Эшкуарлык фабрикасы" чыгарылыш федераль мәгариф проекты кысаларында 10 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Петербург урамында (җәяүлеләр урамы) узачак. Теләге булган һәркем анда катнаша алачак, керү ирекле.
31 август көнне 14.00 сәгатьтә Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург урамы, 28, Шамов залы) "Бөтен ил каршысында бизнес ясарга" дигән бик зур россиякүләм эшкуар реалити-шоуны башлап җибәрү турында матбугат конференциясе булачак.
2018 ел башыннан бирле Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә ("Минем документлар" офислары) халыкка 2 миллионнан артык хезмәт күрсәтелгән. Дәүләт теркәвенә алу, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалану өчен кирәкле исәпкә алу язуын раслау, Россия паспортын рәсмиләштерү, пенсия һәм башка төрле түләүләрнең күләме турында белешмәләр алу – иң соралган хезмәтләргә әверелгән.
Быел Татарстанда 31 дәүләт программасы тормышка ашырыла. Агымдагы елда дәүләт программаларын финанслауның планлаштырылган күләме 254,6 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында булып узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
"Новый Взгляд" IX Бөтенроссия социаль реклама конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә. Анда 14-30 яшендәге яшь кешеләр (аерым авторлар һәм иҗат коллективлары, физик һәм юридик затлар) катнаша ала.
Бизнес-идеяләрне презентацияләү, уңышлы эшкуарлар белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу. 31 август көнне Казанда "Эшкуарлык фабрикасы"ның XI чыгарылышы булачак. Бизнес һәм халык өчен бәйрәм Петербург урамында узачак. Биредә ачык һавада проектны тәмамлап чыгучы стартапларның күргәзмәсе эшләячәк. Шәһәр халкына төрле өлкәләрдән 200 артык проект тәкъдим ителәчәк: җитештерү, төзелеш, мәгълүмат технологияләре, җәмәгать туклануы.