Бүген Казанда региональ командалардагы әгъзалар өчен
"Син - эшкуар" программасының округ семинар-практикумы старт алды. Эшкуар йортында (Петербург ур., 28) җыелганнарны Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев сәламләде. Ул билгеләп узганча, бизнес тирәлеген үстерү, эшкуарлыкка ярдәм эшләрендә стимуллаштыру республиканың Икътисад министрлыгы өчен әһәмиятле бурычлар булып тора. Эшкуарлык темасын популярлаштыру, бизнес алып бару өчен эшкуарлык күнекмәләренә өйрәтү, бу эшне җәелдерү иң әһәмиятле юнәлеш булып тора. Министр "Бизнес сыйныф", "Бизнес-десант", "Эшкуарлык фабрикасы", "Эшкуар әлифбасы" һәм "Эшкуарлык мәктәбе" КУЭ корпорациясе программалары кебек белем бирү проектларын тормышка ашыру, WorldSkills стандартлары буенча "Яшь профессионаллар" эшче һөнәрләр чемпионатында катнашу мәсьәләләренә тукталды. Билгеләп узарга кирәк, быел Татарстан командасы беренче урын яулады һәм "Эшкуарлык" компетенциясендә алтын алды. Башлап җибәрүче һәм тәҗрибәле эшкуарлар бүген үзләренең профессиональ компетенцияләрен үстерү һәм арттыру мөмкинлегенә ия.
Россия төбәкләрендә ихтыяҗ булган иң әһәмиятле федераль проектларның берсе булып, Гадбелганиев сүзләренә караганда, "Син - эшкуар" программасы тора. Проектны гамәлгә ашыру Россия Федерациясе субъектларында яшь кешеләрне эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле чаралар системасын тормышка ашыру юлы белән, эшкуарлык өлкәсендә яшьләрнең активлыгын стимуллаштыруга юнәлдерелгән. "Бүгенге чара республикада эшкуарлык хәрәкәтен җәелдерүдә әһәмиятле урын алып тора. Ул төбәкләрдә Программаны тагын да нәтиҗәлерәк тормышка ашыру юлында ачыклык кертә", – дип ассызыклады министр Фәрит Габделганиев.
Проектның төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- яшьләр арасында эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру, эшкуарлык тирәлеген формалаштыру;
- яшь кешеләрне эшкуарлык эшчәнлегенә массакүләм җәлеп итү;
- профильле укыту, яшь кешеләргә бизнес белән эш итү күнекмәләрен бирү;
- базарга чыкканда зур чыгымнарны җиңү мөмкинлеген бирә торган механизмнар эшләү;
- эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп ителгән яшь кешеләргә ярдәм итү.
Бүген Эшкуарлык йорты мәйданында Программаны тормышка ашыруның төп аспектлары, Программа этапларының нәтиҗәлелек күрсәткечләре һәм хисаплылыкка карата, Программаның төп этапларын тормышка ашыруга карата таләпләр, "Син - эшкуар" һәм яшьләрнең инновацион иҗат үзәкләренең үзара хезмәттәшлеге турында фикер алышыначак, башка төбәкләрдәге коллегаларның нәтиҗәле тәҗрибәләре турында презентацияләр каралачак, киләчәккә булган эш планнары турында сүз барачак.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте