Фәрит Габделганиев: "Проектның уникальлеге – остазлар институтын куллану". Бүген Казанда "Эшкуарлык фабрикасы"ның чыгарылышы булды

2018 елның 31 августы, җомга

Бизнес-идеяләрне презентацияләү, уңышлы эшкуарлар белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу. Бүген Казанда XI "Эшкуарлык фабрикасы"ның чыгарылышы булды. Әлеге проект Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла.

"Эшкуарлык фабрикасы проектының төп бурычларының берсе булып теләге булган һәркемгә бизнесны оештыру һәм аның белән идарә итү өлкәсендә уникаль белемнәр һәм гамәлдә күнекмәләр бирү юлы белән эшкуарлык турындагы ялгыш фикерләрне таркату, – дип билгеләде министр Фәрит Габделганиев. – Аның уникальлеге остазлар – эшләүче эшкуарлар, үз тармакларындагы лидерлар институтын кулланудан гыйбарәт, бу кешеләр үзләренең шәхси тәҗрибәсендә төрле базар вәзгыятьләрендә фәкать кайсы коралларның нәтиҗәле булуы турында белә". 2014 елдан башлап “Эшкуарлык фабрикасы” чараларында 32 500 кеше катнашты, якынча 2500 кеше акселерация программасын узды.

Бүген "Эшкуарлык фабрикасы"н тәмамлаган 200дән артык чыгарылыш үзләренең стартапларын презентацияләде. Петербург урамында шәһәр халкына җитештерү, төзелеш, мәгълүмат технологияләре, җәмәгать туклануы өлкәсендәге проектлар күрсәтелде. Ә XI агымның иң яхшы бизнес-идеяләре Эшкуарлык йортында күрсәтелде. Кейсларны карау эше хакимият вәкилләре, гамәлдәге кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашында гамәлгә ашырылды.

Шулай ук әлеге чара кысаларында республикадагы уңышлы эшкуарлардан мастер-класслар уздырылды. Теләге булган һәркем түбәндәге тренингларда катнаша алды:

- "Шәхси брендны үстерү";

- "Социаль челтәрләр аша хәрәкәт итү";

- "Биохантинг";

- "Яшь эшкуарлыкка ярдәм итү".

- "Максатны аңлап кабул итү",

- "Лидерлык",

- "Ораторлык сәләте".

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International