"Новый Взгляд" IX Бөтенроссия социаль реклама конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә. Анда 14-30 яшендәге яшь кешеләр (аерым авторлар һәм иҗат коллективлары, физик һәм юридик затлар) катнаша ала.
Конкурс ике номинация буенча уза: "Социаль плакат" һәм "Социаль видеоролик". Катнашу өчен 2018 елның 20 сентябренә кадәр конкурс сайтында теркәлергә: http://tvoykonkurs.ru/registration һәм түбәндәге бер яки берничә тема буенча эшләрне җибәрергә кирәк:
- "Транспорттагы иминлек – һәммәсенең һәм һәркемнең эше" – куркынычсыз транспорт төрләрен тәэмин итүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле чараларны формалаштырганда дәүләтнең һәм гражданнарның ролен популярлаштыру;
- "Үтемле һәм сыйфатлы медицина" – яшенә һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә гражданнарга аларның заманча, үтемле, сыйфатлы һәм нәтиҗәле медицина һәм дару ярдәмен алу хокуклары турында мәгълүмат ирештерү;
- "Ватан доноры" – кеше гомеренә җаваплы караш формалаштыру;
- "Яшьләр иминлекле юл хәрәкәте яклы" – Юл йөрү кагыйдәләре үтәлешен һәм юл кагыйдәләре бозылуга карата җәмгыятьнең битараф булмаган мөнәсәбәтен популярлаштыру;
- "Ирекле тема" – башка теләсә нинди актуаль социаль тематикалар буенча эшләр.
Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ноябрь аенда Мәскәүдә булачак.
Катнашу мәсьәләләре буенча түбәндәге телефон буенча (Мәскәүдә) мөрәҗәгать итәргә була: 8 (495) 640-09-39 яки электрон почта аша: info@tvoykonkurs.ru.
"Новый Взгляд" Бөтенроссия социаль реклама конкурсы ел саен уза. Аны оештыручы булып "Яшьләр дөньясы"на ярдәм итүгә юнәлдерелгән программаларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүче Төбәкара иҗтимагый фонд катнаша.