Алексей Песошин: Татарстанда дәүләт программаларын тормышка ашыру өчен 254,6 млрд сум акча каралды

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Быел Татарстанда 31 дәүләт программасы тормышка ашырыла. Агымдагы елда дәүләт программаларын финанслауның планлаштырылган күләме 254,6 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында булып узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. 

ТР Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча, республика бюджетында программаларга кагылышлы чыгымнар өлеше ТР бюджетының еллык гомуми күләмендә 96,1 процентын тәшкил итә. Быел дәүләт программаларын финанслауның планлаштырылган күләмендә федераль бюджет акчалары 29,3 млрд сум тәшкил итә, Татарстан бюджетыннан – 160,9 млрд сум, җирле бюджетлардан – 3,3 млрд сум, бюджетныкы булмаган чыганаклардан – 61 млрд сум.   

Алексей Песошин сүзләренә караганда, быелның 1 июленә дәүләт программаларын финанслауның фактик күләме 213,3 млрд сум тәшкил иткән. "Дәүләт программалары кысаларында Татарстанда социаль инфраструктура объектларын төзү, төзәтү һәм үзгәртеп кору буенча 42 млрд сумнан артып киткән суммага 38 республика программасы гамәлгә ашырыла", – дип билгеләде Татарстан Премьер-министры. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International