Иртәгә Казанда барча Татарстаннан бизнес-проектларның ачык күргәзмәсе узачак. Чара "Эшкуарлык фабрикасы" чыгарылыш федераль мәгариф проекты кысаларында 10 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Петербург урамында (җәяүлеләр урамы) узачак. Теләге булган һәркем анда катнаша алачак, керү ирекле.
Чыгарылыш BizMarket форматы.
BizMarket - ачык һавада стартапларның һәм бизнес проектларның беренче ачык күргәзмәсе.
Программада – остазлардан мастер-класслар, конкурслар һәм призлар, хәзерге спикерлардан, уңышлы эшкуарлардан, башкарма һәм закон чыгаручы хакимиятләрнең югары эшелон вәкилләреннән чыгышлар, иң кызыклы стартап-проектлар.
Чараның оештырылышы fest-механикада күрсәтелгән, ул ОpenBusinessMarketа барлык кунакларны да кызыклы шөгыль белән тәэмин итәчәк.
Бурычлар:
1. Шәһәрдә яшәүчеләрне һәм килгән кунакларны республикадагы башлап җибәрүче һәм эшләүче эшкуарлар белән таныштыру.
2. Эшкуарлык өлкәсендә профессиональ мөмкинлекләрне күрсәтү;
3. Казан гражданнарына барча Татарстаннан фабрикантларны гавами презентацияләү.
4. Стартапка инвестицияләр алу мөмкинлеге;
5. Заманча бизнес-мәгариф;
6. Гомуми нетворкинг;
7. Башлап җибәрүче эшкуарларның кейсларын җентекләү.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте