Балык Бистәсеннән һәм Лаеш районнарыннан социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның, территориаль иҗтимагый үзидарәнең вәкилләре, шулай ук әлеге эшчәнлекне гамәлгә ашыру теләге булган гражданнар белем бирү семинарларында катнашуга чакырыла.
Кара металл, төсле металл ломын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату өлкәсендә дәүләт лицензия контроле өлкәсендә эксперт исемен алуга аттестацияләү старт алды. Теләге булган һәркем дәгъва белдерүче була ала.
Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Президенты Премиясе алуга конкурста катнашу буенча заявкалар кабул итү дәвам итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы региональ җитештерүчеләргә товарның барлыкка килү урыны аталышын теркәү буенча консультация ярдәмен күрсәтәчәк. Бу хәл төбәкнең традицион һәм халык кәсепләрен популярлаштыру һәм үзебезнең илдә һәм халыкара базарларында күрсәтү мөмкинлеген бирәчәк.
Татарстан Республикасында яңа продукт – идарәче компанияләрнең, индустрия паркларының, сәнәгый мәйданчыкларның һәм аларның резидентларының кредитлар буенча процентларын түләүгә чыгымнарны субсидияләү программасы эшли башлады.
Социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыручы коммерциясез оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурста катнашуга заявкалар кабул ителә. Заявкалар 11 сентябргә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителәчәк (Мәскәү урамы, 55, 106 (яки 305) каб.)
"Ел саен уза торган "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" иҗтимагый премиясе" конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, ул Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә уза.
Казан, Әлмәт һәм Лаеш Татарстан муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингында үз позицияләрен саклап калган һәм элеккечә лидерлар рәтендә. Икътисад министрлыгы белгечләре 2018 елның гыйнвар-июль статистикасын әзерләде.
10 октябрьдә Яр Чаллыда "Алман машина төзелешендә заманча технологияләр һәм цифрлаштыру тәҗрибәсе" темасына технологик семинар узачак. Чарада Алманиянең Тюрингия Ирекле җирләре сәнәгать предприятиеләреннән делегатлар катнашында Турингия компаниясе үрнәгендә тармакны үстерү тенденцияләре күрсәтеләчәк.
20-21 сентябрьдә Улан-Удэ шәһәрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белән Россия Федерациясе Спорт министрлыгының "Төбәкләрдә инвестиция эшчәнлеге. Спортка инвестицияләр" темасына уртак ведомствоара күчмә киңәшмәсе узачак.