Бөтен ил каршысында бизнес ясарга

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

31 август көнне 14.00 сәгатьтә Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург урамы, 28, Шамов залы) "Бөтен ил каршысында бизнес ясарга" дигән бик зур россиякүләм эшкуар реалити-шоуны башлап җибәрү турында матбугат конференциясе булачак.

Проектның миссиясе:

Эшкуарча фикер сөрешен үстерү юлы белән җәмгыятьтәге һәр затның үз үсеш юлын табуы.

"Эшкуарлык фабрикасы" федераль проектыннан реалити-шоу 2018 елның 29 сентябрендә старт ала.

Реалити-шоуда төп геройлар – илнең 10 төбәгеннән эш башлаучы эшкуарлар, алар 10 атна дәвамында остазлар – Россиянең әйдәп баручы эшкуарлары җитәкчелегендә үз бизнесларын үстерү өстендә эшләячәк. Катнашучы төбәкләрнең берсе – Татарстан Республикасы.

Призлар фонды – 1 нче, 2 нче һәм 3 нче урыннар өчен 5 000 000 инвестиция. 

Әлеге реалити-шоуны уздыру түбәндәгеләрне мөмкин итәчәк: эшкуарлыкны, шулай ук конкрет күренеш буларак остазлык системасын популярлаштырырга; "яшь" эшкуарлык өлкәсендә хәзерге вәзгыятьне чагылдырырга; кешелекнең омтылыш, үҗәтлек, хезмәт сөючәнлек кебек уңай сыйфатламаларын пропагандаларга; халыкның шөгыле булмаган өлешен активлашу өчен стимуллаштырырга.

"Эшкуарлык фабрикасы" – Россиядә Беренче номерлы Остазлык Мәктәбе булып тора, ул Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Казан (Идел буе) Федераль Университеты ярдәмендә булдырылган проект, эшкуарлыкны популярлаштыруга һәм эшкуарлык белемнәрен, күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International