Ачык һавада стартаплар күргәзмәсе һәм бизнесменнардан мастер-класслар. 31 августта Казанда "Эшкуарлык фабрикасы"ның XI чыгарылышы булачак

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Бизнес-идеяләрне презентацияләү, уңышлы эшкуарлар белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу. 31 август көнне Казанда  "Эшкуарлык фабрикасы"ның XI чыгарылышы булачак. Бизнес һәм халык өчен бәйрәм Петербург урамында узачак. Биредә ачык һавада проектны тәмамлап чыгучы стартапларның күргәзмәсе эшләячәк. Шәһәр халкына төрле өлкәләрдән 200 артык проект тәкъдим ителәчәк: җитештерү, төзелеш, мәгълүмат технологияләре, җәмәгать туклануы.

 Чараның үзәк мәйданчыгы булып Эшкуар йорты булачак, биредә XI агымда иң яхшы катнашучылар үзләренең бизнес-идеяләрен күрсәтәчәк. Кейсларны карау эше хакимият вәкилләре, гамәлдәге кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашында гамәлгә ашырылачак.

 Шулай ук әлеге чара кысаларында республикадагы уңышлы эшкуарлардан мастер-класслар уздырылачак. Теләге булган һәркем тренингларда катнаша ала:

- "Шәхси брендны үстерү";

- "Социаль челтәрләр аша хәрәкәт итү";

- "Биохантинг";

- "Яшь эшкуарлыкка ярдәм итү".

- "Максатны аңлап кабул итү",

- "Лидерлык",

- "Ораторлык сәләте".

 Шушы көнне үк Эшкуар йортында "Үзмәшгульлек – ул бизнесмы?" темасына түгәрәк өстәл дә узачак, анда хакимият вәкилләре гражданнар белән үзмәшгуль халыкны үстерү мөмкинлекләре һәм ысуллары турында фикер алышачак.

 Чара эш башлап җибәрүче эшкуарлар өчен "Фабрика – Старт XI" курсы буенча чыгарылыш укучыларына өстәмә белем алу турында диплом тапшыру белән төгәлләнәчәк.

 Бәйрәмдә теләге булган һәркем катнаша ала, моның өчен түбәндәге сайтта теркәлү узарга кирәк: https://fabrika-predprinimat.timepad.ru/event/780240/

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International