2018 ел башыннан бирле Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә ("Минем документлар" офислары) халыкка 2 миллионнан артык хезмәт күрсәтелгән. Дәүләт теркәвенә алу, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалану өчен кирәкле исәпкә алу язуын раслау, Россия паспортын рәсмиләштерү, пенсия һәм башка төрле түләүләрнең күләме турында белешмәләр алу – иң соралган хезмәтләргә әверелгән.
Шулай ук мәгълүмат хезмәтләренә дә ихтыяҗ арткан. Июль аенда гына да 48 мең татарстанлы үзләрендә салым әҗәте булу-булмавы турында мәгълүмат алган. Узган айда Татарстандагы КФҮ тарафыннан халыкка барлыгы 320 мең хезмәт күрсәтелгән. Июнь белән чагыштырганда бу күрсәткеч 15%ка югарырак. Ул вакытта "Минем документлар" офислары якынча 280 мең мөрәҗәгатьне караган.
Әлеге фактка шулай ук яңа КФҮ филиалларының эшли башлавы да йогынты ясады, дип саный белгечләр. Июльдә ике: Казанның Совет районында һәм Дәрвишләр бистәсендә "Минем документлар" офисы ачылган.