Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Стратегия-2030 http://i.tatarstan2030.ru/ сайтында бастырып чыгарылган ТОП-10 кызыклы инициативаны билгеләде.
25 август көнне Яр Чаллыдагы ИТ-парк үзенең алты яшьлеген бәйрәм итә. Бу көнне бизнес-инкубатор теләге булган һәркемгә "Tech-почмак" ачык конференциясен уздырачак.
28 августта Казанда Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү буенча комиссия утырышы булачак. Чара 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында (429 каб) узачак.
Бизнес-идеяләрне презентацияләү, уңышлы эшкуарлар белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу. 31 август көнне Казанда "Эшкуарлык фабрикасы"ның XI чыгарылышы булачак. Бизнес һәм халык өчен бәйрәм Петербург урамында узачак. Биредә ачык һавада проектны тәмамлап чыгучы стартапларның күргәзмәсе эшләячәк. Шәһәр халкына төрле өлкәләрдән 200 артык проект тәкъдим ителәчәк: җитештерү, төзелеш, мәгълүмат технологияләре, җәмәгать туклануы.
Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә дүрт яңа завод ачылды. Барлык предприятиеләр «Синергия» индустриаль паркында урнашкан: «СТ Алабуга» (махсус транспорт җитештерү), «СМИТ» (пенополиуретан белән алдан изоляцияләнгән торба продукциясе җитештерү), «Ростонер» (тонер һәм картриджлар чыгару) һәм «Русский воск» (полиэтилен балавыз җитештерү).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Анда гомуми суммасы 1,5 млрд. сумга якынлык ике инвестицион проект каралды.
10-14 сентябрь көннәрендә Татарстанның кече һәм урта бизнес субъектлары "Эшкуарлык мәктәбе"н уза алачак. Белем бирү программасы "Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КО тарафыннан Татарстанның Икътисад министрлыгы ярдәмендә оештырыла. Чара Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург урамы, 28) узачак.
Социаль проект: максат һәм зарурлык, презентацияләү һәм грант алу. Буа, Апас, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарындагы социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның вәкилләренә идеяләрне уңышлы тормышка ашыру этаплары турында сөйләделәр. Махсуслаштырылган семинар Татарстанның Икътисад министрлыгы, республиканың Иҗтимагый палатасы һәм Буа районы башкарма комитеты ярдәмендә узды.
Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар эшчәнлеген иң яхшы яктырту конкурсында катнашу өчен заявкаларны кабул итү дәвам итә. Анда ММЧ редакцияләре, аерым авторлар, авторлык коллективы һәм төркемнәр катнаша ала.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уза:
35 сәгатьлек видео-лекция һәм мастер-класс, 52 өстәмә белем бирү курсы. Интернет челтәрендә "Чикләмәләрсез эшлә" социаль эшкуарлык мәктәбе" түләүсез курсы эшли башлады. Әлеге программа инвалидларны эшкә урнаштыручы яки аларның яшәеш сыйфатын яхшыртучы бизнес вәкилләре һәм коммерциясез оешмалар өчен белем бирүгә юнәлдерелгән.