«МегаФон» ГАҖ 2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча 45нче һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының цифрлы партнеры булачак. Бу хакта ниятләр турында килешү бүген Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы кысаларында имзаланды.
"Ел саен уза торган "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" иҗтимагый премиясе" конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, ул Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә уза.
СИҮАБ "Яр Чаллы" территориясендә эш тармаклары булдыруга заявкалар карау комиссиясе утырышында бүген өч яңа проект хупланды. Чара Татарстан Хөкүмәте Йортында республика Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.
Бүген IV Көнчыгыш икътисад форумы кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Саха (Якутия) Республикасы икътисад министры вазыйфаларын башкаручы Майя Данилова белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча хөкүмәт комиссиясе составына керде. Бу хакта ил Хөкүмәте сайтында бастырып чыгарылган 2018 елның 10 сентябрендәге 1078 санлы карарда һәм 2018 елның 10 сентябрендәге 1911-р номерлы боерыкта хәбәр ителә.
Владивостокта Татарстаннан Галимуллиннар гаиләсе бүген ландшафт дизайн-проектларын күрсәтте. IV Көнчыгыш икътисад форумы кысаларында уникаль товарлар презентацияләнәчәк. Халыкара дәрәҗәсендәге чара сату базары географиясен киңәйтү, үз продукцияңне күпчелек бизнес-кунакларга тәкъдим итү, яңа партнерлар табу һәм алар белән элемтәләрне җайга салуның уникаль мөмкинлеген бирәчәк, бу исә чыгарыла торган эшләнмәләр җитештерү күләмен арттырачак.
Стратегик инициативалар агентлыгы "Социаль проектлар" юнәлеше буенча иҗтимагый вәкилләр сайлавын дәвам итә.
Түбәндәгеләр кандидат була ала:
Бүген Мәскәүдә Сәнәгый кластерларга ярдәм конкурсы буенча комиссия утырышында Татарстаннан ике кластер проекты презентацияләнде. "Барс Технолоджи" ҖЧҖ компаниясеннән аккумулятор батарейкаларын җитештерү планнарын Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры күрсәтте. Татарстанны, Мәскәү һәм Саратов өлкәләрен берләштерүче "Чиге булмаган композитлар" төбәкара сәнәгый кластеры "Алабуга-Сүс" ҖЧҖ компаниясенең югары сыйфатлы сүс җитештерү проектын презентацияләде.
"Татарстанда 2030 елга кадәр тулай региональ продуктын 5 триллион сумга кадәр арттыру планлаштырыла", – дип хәбәр итте бүген журналистларга Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин.
"Стратегия 2030" сайтында Татарстанда яшәүчеләр 2300 артык инициатива калдырган, дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясе кысаларында.