Татарстанның һәм Якутиянең икътисад министрлары тәҗрибә уртаклашты һәм хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләште

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Бүген IV Көнчыгыш икътисад форумы кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Саха (Якутия) Республикасы икътисад министры вазыйфаларын башкаручы Майя Данилова белән очрашты.

Фәрит Габделганиев Татарстан Республикасының икътисадый потенциалы, ведомстводагы төп эш юнәлешләре турында һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү чаралары хакында сөйләде. Ул билгеләп узганча, Эшкуар йорты эшчәнлекне һәм бизнесменнарны алга этәрү үзәге булып тора. Биредә татарстанлылар финанс һәм мөлкәт ярдәмен, үз эшен үстерү мәсьәләләрендә консультацияләр алырга, мастер-классларда, семинарларда, тренингларда катнашырга мөмкин.

Үз чиратында Майя Данилова Саха (Якутия) Республикасында инвестицион һәм салым сәясәте, конкуренцияне үстерү стандартлары, социаль-икътисадый үсеш турында сөйләде.

Очрашу барышында анда катнашучылар хезмәттәшлекнең мөмкин юнәлешләре һәм перспективалары турында сөйләште.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International