"Стратегия 2030" сайтында Татарстанда яшәүчеләр 2300 артык инициатива калдырган, дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясе кысаларында.
Инфраструктура – юллар, күперләр, парклар, балалар мәйданчыклары, балалар бакчалары, мәктәпләр, парковкалар төзү, экологияне яхшырту, яшьләргә һәм авылда яшәүчеләргә булышлык күрсәтү, җирле товар җитештерүчеләрдән продукцияне алга таба күрсәтү зарурлыгына бәйле инициативалар еш очрый. Гадәти булмаган инициативалар да юк түгел, әйтик: крематорий, космодром, җил электр станциясе төзү.
Тәкъдимнәр кертү буенча иң актив районнар булып Апас, Питрәч һәм Әлки районнары тора. Буа (Буа районы – Идел алды икътисад зонасы өлешен үстерү үзәге) һәм Зәй (Зәй ГРЭСын үзгәртеп кору) районнары инициативалары иң зур популярлыкка ия. Әлеге факт җыелган "лайк"лар күләме белән раслана, аларны республикада яшәүчеләр үзләренә ошаган инициативага куя ала.
Моннан тыш, сайтта Стратегия-2030 агымдагы редакциясен карарга, аның төп юнәлешләре, флагман проектлары белән, шулай ук мәгълүматлар тасмасында Татарстан Республикасында һәм тулаем алганда Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру өлкәсендә уздырылган һәм планлаштырыла торган чаралар белән танышырга мөмкин.