ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

2019-2024 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы параметрлары, 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразы буенча бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. 

17 сентябрь көнне Эшкуар йортында ни рәвешле дәүләт ихтыяҗларын тәэмин итүче булырга мөмкинлеге хакында сөйләячәкләр.

Эшкуарлар, социаль юнәлештәге коммерциясез оешмалар һәм инвалидлар оешмалары вәкилләре өчен бушлай семинарны "ТР сатып алуларны үстерү үзәге" ТР ДУП ярдәмендә сатып алулар буенча Татарстан Дәүләт комитеты белгечләре уздырачак.

Татарстан Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Стратегия-2030 сайтында http://i.tatarstan2030.ru/ бастырылган ТОП-10 иң кызык башлангычны аерып алды.

Узган атнаның иң кызыклы һәм популяр инициативалары:


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Технологик эшкуарлык" олимпиадасында катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә. Анда 8-11 сыйныфта укучылар – инженерлык иҗаты белән кызыксынучы һәм инновацияле проектлар ясарга планлаштыручы мәктәп укучылары катнаша ала.


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның өч провинциясе - Сычуань, Чжэцзян, Шаньдун җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы мәйданчыгында узды. 

Ерак Көнчыгышны үстерү Россия икътисадында, тулаем алганда, күзалланган казанышка ирешү өчен куәтле ресурс бирә, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин IV Көнчыгыш икътисад форумының пленар утырышында. Бу хакта ИТАР-ТАСС хәбәр итә.   

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министры Суреш Прабху әфәнде белән очрашты. Очрашу КИФ-2018 киңлекләрендә узды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы мәйданчыгында «Йокогава Электрик» компаниясенең президенты һәм баш башкарма директоры Такаши Нишиджима белән очрашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азия-Тын Океан төбәгенең яшь дипломатларының беренче конференциясендә катнашучылар белән очрашты. Конференция Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы киңлекләрендә узды.

Бүген КИФ-2018 киңлекләрендә Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга белән очрашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International