Татарстанда 2030 елга кадәр тулай региональ продуктын 5 триллион сумга кадәр арттыру планлаштырыла

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

"Татарстанда 2030 елга кадәр тулай региональ продуктын 5 триллион сумга кадәр арттыру планлаштырыла", – дип хәбәр итте бүген журналистларга Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин.

Ул билгеләп узганча, әлеге бурыч 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш стратегиясендә билгеләнгән. Әйтик, 2017 елда тулай региональ продукт күләме, исәпләүләр буенча, 2 115.5 млрд сум тәшкил иткән, 2018 елның гыйнвар-июль айларында – 1 303.9 млрд сум.

Республикада элеккегечә икътисадый үсеш драйверлары булып түбәндәгеләр тора:

- нефть-газ-химия комплексы, республика икътисадының якынча өчтән бер (30%ыннан артык) өлешен формалаштыра (2017 ел);

- машина төзелеше, сәнәгать структурасында аның өлеше 23,2% тәшкил итә (2017 ел);

- агросәнәгать комплексы, ул республика икътисадының 11%ын формалаштыра;

- энергетика, сәгатенә 22 млрд кВт электр энергиясен генерацияләүне тәэмин итә (сәгатенә 22,1 млрд кВт – 2017 ел);

- бизнес өчен үсеш алган инфраструктура, андагы резидентлар җитештергән продукция өлеше соңгы елларда республикадагы сәнәгый җитештерү күләменең 10%ына кадәр артты (5,9%тан башлап), 38,8 меңнән артык яңа эш урыны булдырылды.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International