Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча хөкүмәт комиссиясе составына керде. Бу хакта ил Хөкүмәте сайтында бастырып чыгарылган 2018 елның 10 сентябрендәге 1078 санлы карарда һәм 2018 елның 10 сентябрендәге 1911-р номерлы боерыкта хәбәр ителә.
Комиссия составына федераль башкарма хакимият, Федерация субъектлары башкарма хакимият органнары, бизнес-бергәлек, фәнни, мәгариф һәм башка оешмаларның вәкилләре керде. Җитәкчесе – Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев.
Карарда билгеләнгәнчә, комиссиянең төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча, әлеге эшчәнлек өлкәсендәге дәүләт ярдәме чараларын эшләүне дә кертеп, төп юнәлешләрне һәм механизмнарны билгеләү;
- икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үстерү, шул исәптән законнарны камилләштерү максатларында дәүләт тарафыннан җайга салуның өстенлекле юнәлешләрен, формаларын һәм методларын билгеләү;
- икътисадны модернизацияләү, инновацион үстерү һәм Илкүләм технологик инициативаны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча федераль башкарма хакимият органнары, Федерация субъектлары башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, фәнни һәм башка оешмалар эшчәнлеген кооридинацияләүне тәэмин итү.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте