Стратегия-2030 кабул ителгән вакыттан башлап республикада яшәүчеләрнең яшенә бәйсез рәвештә өзлексез белем бирүнең бердәм системасын тәэмин итү эше башкарылган. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА булып узган мәгълүмат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин сөйләде.
Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Яңа Чишмә районнары Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләренең чираттагы конкурсында катнашу өчен дәгъва белдерә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган мәгълүмат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. Ул билгеләп узганча, конкурс 22-23 октябрьдә Петербург стратеглары форумы кысаларында узачак.
2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә берничә яңа юнәлеш кертеләчәк. Алар арасында иң әһәмиятлеләре – Цифрлы трансформация һәм Татарстанның илкүләм проектларда катнашуы. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган мәгълүмат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.
Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясе кысаларында Стратегия-2030 үзгәрешләр кертү турында фикер алышынды. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин җавап бирде.
Татарстан Республикасы икътисад министры IV Көнчыгыш икътисад форумының эш программасында катнашачак.
Онлайн-квест узу юлы белән Казанны өйрәнергә. Көньяк Сахалинда узган WorldSkills Russia VI Илкүләм чемпионат финалында КНИТУ-КАИ студентлары Анастасия Таҗиева һәм Камилә Гайнуллина шундый идея белән чыгыш ясады. Татарстаннан катнашучыларның бизнес-проекты – "QuestGuide" мобиль кушымтасы "Эшкуарлык" компетенциясендә иң яхшысы дип танылды.
"Технологик эшкуарлык" олимпиадасында катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә. Анда 8-11 сыйныфта укучылар – инженерлык иҗаты белән кызыксынучы һәм инновацияле проектлар ясарга планлаштыручы мәктәп укучылары катнаша ала.
Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә "Данафлекс-Алабуга" ҖЧҖнең бөгелүчән төрү материалларын җитештерү заводы тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Транснефть-Синтез» яңа заводының төзелеш мәйданчыгында булды.
Һәр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Петербург урамындагы (Эшкуар йорты) бизнес өчен КФҮдә эшкуарларга юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Квалификацияле белгечтән консультацияне 13.00-18.00 сәгатьләрдә түләүсез алырга мөмкин.