IV Көнчыгыш икътисад форумы кысаларындагы күргәзмәдә ландшафт дизайны буенча Татарстан идеяләре күрсәтелде

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Владивостокта Татарстаннан Галимуллиннар гаиләсе бүген ландшафт дизайн-проектларын күрсәтте. IV Көнчыгыш икътисад форумы кысаларында уникаль товарлар презентацияләнәчәк. Халыкара дәрәҗәсендәге чара сату базары географиясен киңәйтү, үз продукцияңне күпчелек бизнес-кунакларга тәкъдим итү, яңа партнерлар табу һәм алар белән элемтәләрне җайга салуның уникаль мөмкинлеген бирәчәк, бу исә чыгарыла торган эшләнмәләр җитештерү күләмен арттырачак.

Территорияне төзекләндерү идеяләре белән танышу һәм бакчаны тәрбия кылу буенча консультацияләр алу һәркем өчен мөмкин булачак. Эшкуарлар сөйләгәнчә, йорт яны кишәрлеген яшелләндерү идеясе 2009 елдан бирле тормышка ашырыла. Үз бизнесын үстерү өчен Галимуллиннар гаиләсе Казаннан Байлар Сабасына күченгән. Шушы вакыт эчендә күп кенә кызыклы проектлар гамәлгә ашырылган:

1. Үсемлекләрне интернет аша сату (продукциянең якынча 70%ы);

2. Ландшафт дизайны;

3. Агач йортлар салу;

4. Консультацияләр;

5. Бакча товарлары сату;

6. Интерьерларны яшелләндерү композицияләре (шул исәптән суккулент һәм мүкне тотрыклыландыру элементлары);

7. Кулдан эшләнгән товарлар.

Бизнесменнар көче белән Байлар Сабасында паркларны яшелләндерү чаралары уздырылган. Хәзерге вакытта әлеге гаилә үз бизнесын киңәйтергә әзерләнә. Алар инде җир сатып алган һәм, "Авылда эшкуарлык" программасыннан файдаланып, шәхси питомник төзергә ниятли. Махсус ташламалы продукт авыл җирлегендә эшләүче кече һәм урта эшкуарлык субъектларына йөкләмә (кредит, займ, лизинг) суммасыннан елына 0,5% башлап 70%ына кадәр күләмендә комиссия түләвен алып калып, махсус шартларда Гарантия фондыннан түләү җаваплылыгын алу мөмкинлеген бирә.    

  Программаның төп шартлары:

- түләү җаваплылыгының максималь күләме – 70%ка кадәр; 

- кредит бирүнең максаты – инвестицияләр, әйләнештәге акчаларны тулыландыру; 

- түләү җаваплылыгы өчен түләү – түләү җаваплылыгын алган вакытның барча чорына әлеге сумманың елына 0,5%ы;

- шәхси тәэминат – бурычка алучы йөкләмәләре суммасыннан кимендә 30%ы;

- түләү җаваплылыгын алуның максималь срогы – финанс оешмасына финанс бирү срогына + 120 көн. 

"Авылда эшкуарлык" программасында катнашу питомник төзү һәм Россия климатына яраклашкан үсемлекләр үстерү мөмкинлеген бирәчәк.

Күргәзмә белән берлектә, форум кысаларында, панель сессияләрне, бизнес-диалогларны һәм түгәрәк өстәлләрне дә кертеп, 50дән артык эш чарасы узачак. Гадәттәгечә Форумның үзәк вакыйгасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашындагы пленар утырыштан гыйбарәт булачак. Чара дөньяның 60тан артык иленнән сәясәтчеләрне һәм җәмәгать эшлеклеләрен, бизнесменнарны һәм экспертларны берләштерәчәк.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International