Татарстан эшкуарлары "Ел саен уза торган "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" иҗтимагый премиясе" конкурсында катнашу өчен чакырыла

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

"Ел саен уза торган "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" иҗтимагый премиясе" конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, ул Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә уза.

Конкурс кредит бирүнең һәм инвестицияләрне өстәмә финанслауның махсус шартларын тәэмин итеп, инвестиция проектларын сайлау, тормышка ашыруга әзерләү һәм тормышка ашыру буенча "бер тәрәзә" моделеннән гыйбарәт.

Катнашу өчен 2018 елның 30октябренә кадәр түбәндәге сайтта заявка җибәрергә: http://infra-konkurs.ru/ һәм үз идеяләреңне тәкъдим итәргә кирәк.

Конкурста проектлары җиңеп чыккан эшкуарлар Россиядәге иң зур банклардан финанс ресурсларыннан файдалана алачак һәм тәкъдим ителгән проектны тормышка ашыру өчен таләп ителгән срокка кадәр (15 елга кадәр) ташламалы кредит шартларына ия булачак.

Катнашу мәсьәләләре буенча түбәндәге телефон буенча (Мәскәүдә) мөрәҗәгать итәргә була: 8(800)775-10-73.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International