Заманча аккумулятор батарейкалары һәм ПАН-сүс җитештерү. Татарстанның сәнәгый кластер предприятиеләре технологик чыгымнарның 50%ына кадәр субсидияләүгә дәгъва белдерә

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә Сәнәгый кластерларга ярдәм конкурсы буенча комиссия утырышында Татарстаннан ике кластер проекты презентацияләнде. "Барс Технолоджи" ҖЧҖ компаниясеннән аккумулятор батарейкаларын җитештерү планнарын Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры күрсәтте. Татарстанны, Мәскәү һәм Саратов өлкәләрен берләштерүче "Чиге булмаган композитлар" төбәкара сәнәгый кластеры "Алабуга-Сүс" ҖЧҖ компаниясенең югары сыйфатлы сүс җитештерү проектын презентацияләде.

Проектка теләктәшлек белдереп республиканың икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов, "ФармМедПолис Республики Татарстан" ҖЧҖ генераль директоры Альберт Гайфуллин чыгыш ясады.

Беренче проект 247.5 миллион сум күләмендә субсидиягә, икенчесе 497 миллион сумга дәгъва белдерә. Бу – кайтарылмый торган сумма, ул турыдан-туры предприятиегә күчерелә. "Республикага килгән капитал өстәмә эш урыннары булдыру мөмкинлеген һәм җитештерүне алга таба киңәйтү һәм модернизацияләү өчен импульс бирәчәк", – дип билгеләде Татарстаннан чыгыш ясаучылар. Алар ассызыклап узганча, "Барс Технолоджи" проекты 2020 елга кадәр Татарстанга Россиядә аккумулятор батарейкалары җитештерү лидерына әверелү һәм илдәге базарның 15%ын колачлау мөмкинлеген бирәчәк, ә ПАН-сүс елына 5000 тонна куәте белән җитештерелә ала.

Конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча Сәнәгать министрлыгы иң яхшы проектларны билгеләячәк, шуннан соң кластер проектын гамәлгә ашыруга тотылган чыгымнарның 50%ына кадәр өлешендә кластерда катнашучыларга субсидияләр биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International