Стратегик инициативалар агентлыгы "Социаль проектлар" юнәлеше буенча иҗтимагый вәкилләр сайлавын дәвам итә.
Түбәндәгеләр кандидат була ала:
- бизнес-ассоциацияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре;
- Россия Федерациясе субъектының эшкуарлык бергәлеге вәкилләре (Россия Федерациясенең әлеге субъекты территориясендә эшчәнлек башкаручы юридик һәм физик затлар, шәхси эшкуарлар);
- мәгариф оешмалары, фондлар, үсеш институтлары, эшкә алучы берләшмәләре, шулай ук әлеге төбәк территориясендә эшчәнлек башкаручы бүтән юридик затларның вәкилләре;
- әһәмиятле региональ иҗтимагый һәм хәйриячелек инициативалары лидерлары.
Сайлап алу ике этапта узачак. Беренче турда катнашучыларга:
- анкета тутырырга;
- кейсның ачык чишелешен юнәлтергә;
- социаль проблеманы хәл итүгә юнәлдерелгән региональ проектны (10 слайдтан артмаган презентация форматында) тәкдим итәргә;
- төбәктә социаль сектордагы әһәмиятле уенчылар: фондлар, СЮКО, КСО белән бизнес, профильле РОИВ белән уңышлы хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен раслаучы өч тәкъдимнамә тапшырырга кирәк булачак.
Иң кызыклы чишелешләрне тәкъдим иткән кандидатлар әңгәмә, тест узу һәм үз проектын презентацияләү өчен икенче этапка чакырылачак. Ул 2018 елның 29 октябрендә Мәскәүнең "Точка кипения" СИА мәйданчыгында узачак.
Катнашу шартлары белән тулырак итеп түбәндәге сайтта танышырга була: https://leader-id.ru/specials/openselection_socialdirection
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте