27-29 ноябрьдә "ЛИЗИНГ-ГРАНТ" программасы буенча ярдәм күрсәтү өчен КУЭ субъектларын сайлап алу буенча комиссия утырышы булачак

2018 елның 23 ноябре, җомга

27-29 ноябрьдә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында (Мәскәү ур., 55)  "Лизингка җайланма бирүне үстерү: җайланманың лизинг шартнамәсе (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) буенча беренче кертемне (аванс) түләүгә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының чыгымнарын субсидияләү" чарасы кысаларында субсидияләр формасында дәүләттән ярдәм күрсәтү өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлау буенча комиссия утырышы булачак. Чара 9.00 сәгатьтә 429 нчы кабинетта узачак.

Утырышта заявка бирүче-юридик зат яки заявка бирүче-шәхси эшкуар җитәкчеләренә яисә аларның нотариаль ышанычнамә нигезендә таныкланган вәкиленә катнашу зарур. Килмәгән очракта заявка каралмый, заявка буенча баллар куелмый.

Конкурстан сайлап алуга кертелгән оешмалар исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 236-04-83.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International