Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чарада Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.
Татарстан Икътисад министрлыгы займнан башка алырга мөмкин булган займ суммасын арттырды. Ул 1 миллион сумга кадәр артты. Бу яңалык бизнесларын алга таба киңәйтү максатыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен каралган. Еллык 7,5 процент белән ташламалы займны, физик зат поручительлеге һәм "ТР Гарантия фонды" коммерциясез оешмасы поручительлеге булган очракта, ел ахырына кадәр алырга мөмкин.
30 ноябрьгә чаклы "Ел экспортеры" конкурсына заявкалар кабул ителә. Анда Татарстанның кече һәм урта бизнес субъектларының предприятие-экспортерлары катнаша ала.
Инновацияләргә ярдәм итү фондының "Коммерцияләштерү" программасының 7 нчесендә катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады Ул фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләре стадиясен төгәлләгән һәм продукция җитештерүне оештырырга яки җәелдерергә планлаштыручы кече предприятиеләрнең инновацияле эшчәнлегенә булышлык күрсәтү өчен юнәлдерелгән.
Бүген Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында (Мәскәү ур., 55) "Лизингка җайланма бирүне үстерү: җайланманың лизинг шартнамәсе (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) буенча беренче кертемне (аванс) түләүгә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының чыгымнарын субсидияләү" чарасы кысаларында субсидияләр формасында дәүләттән ярдәм күрсәтү өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлау буенча комиссия утырышы булачак. Чара 9.00 сәгатьтә 429 нчы кабинетта узачак.
Чистай студентлары яшь эшкуарларга ярдәм чаралары белән танышты. Чистайның Бизнес-инкубацияләү үзәге хезмәткәрләре Казан инновацион университеты филиалы, медицина училищесы, һәм авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән очрашу үткәрде.
Татарстанның өч бизнес-проекты "Россиянең яшь эшкуары-2018" конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшылары, дип танылган. Нәтиҗәләрне Түбән Новгородта Бөтенроссия яшьләр икътисадый конгрессы кысаларында игълан иттеләр.
"Сыналган бизнес" интернет-ресурсы мәйданчыгында күзәтчелек эшчәнлеге буенча экспертларның бушлай консультацияләрен бирә башлаудан алып узган өч ай эчендә әлеге хезмәттән Татарстанның 350дән артык эшкуары файдаланган.
"Сыналган бизнес" интернет-ресурсы базасында күзәтчелек эшчәнлеге буенча экспертлар шәхси эшкуарлар, КФХ һәм ҖЧҖ өчен бушлай консультацияләр үткәрә.
Татарстан бизнес бергәлегендәге иң уңышлы вәкилләр "Алтын Йөзлек 2018" эләгәчәк. Хәзер конкурста кабул итү игълан ителде. 14 декабрьгә кадәр сылтама буенча заявка тутырырга кирәк. Лидерларның исемнәре быелның азагында Казанда игълан ителәчәк.