Чаллыда - гофралы кәгазь, Түбән Камада пар казаннары җитештереләчәк. Бүген Татарстанның алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре өчен 5 резидент хупланды

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә производстволар төзүгә заявкаларны карау буенча комиссия утырышы 5 инвестиция проектын хуплады. Чара икътисад министры Фәрит Габделганиев рәислегендә Хөкүмәт йортында узды. 

"Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең яңа резидентлары ике предприятие - "Чаллы катыргы-кәгазь фабрикасы" һәм "Булат" ҖЧҖ булды. Беренче компания макулатурадан гофралы кәгазь җитештерәчәк, икенчесе ялгаулы сәнәгый баскычлар чыгарачак. Производствога гомуми 200 миллион сум  күләмендә инвестицияләр салыначак. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру автокалада 130 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

"Түбән Кама" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә пар казаннары җитештерәчәкләр, металларга өслекләр эшкәртеләчәк. «Энерго-Инновации Развитие» һәм «ПРОМСЕКТОР» оешмалары проектларына 96,7 миллион сум инвестицияләр салыначак. Түбән Каманың яңа предприятиеләрендә тагын 48 кеше эшле булачак.

Яшел Үзәндә даруларны заманча фармацевтик җитештерү буенча проект гамәлгә ашырылачак. Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең яңа резиденты 1 миллиард сумнан артык инвестиция салачак. Проектны гамәлгә ашыру 230 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International