Рөстәм Миңнеханов: "Һәр муниципалитет безнең Стратегия-2030 кысаларында яшәвебезне һәм үсүебезне аңларга тиеш. Ниятләнгән планнарны гамәлгә ашыру зарур"

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Стратегиядә билгеләнгән планнар тулы күләмдә гамәлгә ашрылырга тиеш. Бүген стратегик сессиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый бурыч куйды. Бүген Министрлар Кабинетында Стратегия-2030 гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләре чыгарылды. Президент инновацион үсеш, цифрлаштыру өлкәсендә һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча эшне көчәйтү бурычын куйды. Министрлык, ведомство һәм муниципалитетларга активлашырга кирәк. "Үз эшегездә сез иң яхшы нәтиҗәләргә ирешергә тиеш", - дип ассызыклады Президент. Ул шулай ук хәзер Стратегиягә төзәтмәләр кертелә, дип билгеләп үтте. Россия Президентының май Указы нигез итеп алынган. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары - финанс министры Антон Силуанов дәрәҗәсендә эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре карала. Шул сәбәпле Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев бүген Мәскәүдә. (Төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясады.  Ул башкарылган эшләр һәм киләчәк планнар турында бәян итте).

"Россия Финанс министрлыгында сезгә (Татарстанга) зур өметләр баглыйлар", - дип ассызыклады үз чыгышында "Югары икътисад мәктәбе" Илкүләм тикшеренү университетына нигез салучы һәм аның  ректоры Ярослав Кузьминов. Ул сөйләгәнчә, май Указы кабул ителгәннән соң һәм илкүләм проектларның юнәлешләре билгеләнгәннән соң, федерациянең күп кенә субъектлары үз төбәк стратегияләрен яңадан карый. "Бу җәһәттән Татарстанны мактарга мөмкин, - дип билгеләп үтте Кузминов, - чөнки Стратегиягә кертеләчәк төзәтмәләр "косметик" кына. Ул баштан ук илкүләм үсеш максатларына туры килде". Ректор сүзләренчә, Татарстанда - көчле, тотрыклы һәм профессиональ идарә элитасы бар. Бизнес өчен иң яхшы мөмкинлекләр, түбән рисклар. Соңгы елларда Татарстанның тулаем төбәк продукты үсеше темплары Россия буенча уртача күрсәткечләрдән тотрыклы рәвештә артык булды, диде ул һәм кайбер статистик мәгълүматларны китерде: "Татарстан Республикасы берничә ел дәвамында Югары икътисад мәктәбе төзи торган Россия Федерациясе субъектларының инновацион үсеш рейтингында 1нче урынны били, Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе формалаштыра торган мониторинг һәм идарә макстлары өчен Инновацион төбәкләр рейтингы лидерлары өчлегенә керә. Моннан тыш, республика Россия Федерациясе субъектлары арасында инвестицион климат торышы илкүләм рейтингында алдынгы урыннарда. "Алабуга" МИЗ халыкара танылу алды инде һәм абруйлы FDI intelligence агентлыгы версиясе буенча, Ауропада иң яхшы МИЗ булды". Ярослав Кузьминов республикада мәгариф экспортын киңәйтү һәм Казан шәһәрен глобаль студентлар шәһәре буларак үстерү механизмнарын карарга тәкъдим итте.

Борис Жихаревич - Леонтьев үзәге каршында Стратегик планлаштыру буенча ресурс үзәге директоры, РФА Төбәкләр икътисады проблемалары институтының баш фәнни хезмәткәре хәбәр иткәнчә, көндәшлеккә сәләтлелек үсешендә Татарстан тотрыклы рәвештә, Мәскәү һәм Санкт-Петербург агломерацияләреннән соң, лидерлык позицияләрен били.  Бик амбициоз максатлар куелган, диде ул йомгаклап һәм Татарстанның Стратегияне уңышлы гамәлгә ашыруын ассызыклады.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International