"Алабуга" - Россиянең иң җәлеп итүчән МИЗ. II Илкүләм рейтинг нәтиҗәләре чыгарылды

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия кластерларын һәм технопаркларын үстерү ассоциациясе Россия Махсус икътисадый зоналарының инвестицион җәлеп итүчәнлеге II илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен чыгарды. Бәяләү нәтиҗәләре буенча беренче урынны "Алабуга" МИЗ алды. Рейтингның икенче баскычында - "Дубна" МИЗ (Мәскәү өлкәсе), өченчесендә "Технополис Москва" МИЗ урнашкан.

Рейтингта илнең 13 төбәгеннән 16 махсус икътисадый зона катнашты. МИЗны бәяләү критерийлары: Россия төбәгенең инвестицион җәлеп итүчәнлеге; МИЗда эшкуарлык эшчәнлеге өчен уңай шартлар, инфраструктура белән тәэмин ителгәнлек; җир ресурслары; резидентларның инвестицион активлыгы; интернет-сайтның мәгълүмати ачыклыгы. Рейтингның үзенчәлеге потенциаль чит ил һәм ватан инвесторлары ягыннан экспериментлар үткәрү булды. Аның кысаларында МИЗ территориясендә урнаштыру өчен кирәкле сәнәгый һәм инженерлык инфраструктурасы булуы турында мәгълүмат бирүнең оперативлыгы һәм сыйфаты бәяләнде.

Тикшеренүнең максималь объективлыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итү өчен, бәйсез Эксперт советы формалаштырылды. 2017 ел белән чагыштырганда, совет формалаштыруның аерылып торган үзенчәлеге экспертлар сыйфатында эре бизнес вәкилләрен киң җәлеп итү булды.

Әлеге рейтинг МИЗның инвестицион җәлеп итүчәнлеге, Россия һәм чит ил инвесторларын җәлеп итү өчен уңай шартлар булу дәрәҗәсен билгеләү, инвестицияләр өчен көрәштә идарәче компанияләр арасында көндәшлекне үстерүне стимуллаштыру, шулай ук идарә итүнең иң яхшы практикаларын тиражлау максатыннан үткәрелде.

Рейтинг лидерларын бүләкләү 23 ноябрьдә Мәскәүдә "Сәнәгый Россия 4.0 - Төбәкләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру" III Еллык гамәли конференциясе кысаларында булачак.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International