Казанда Татарстаннан 400 яшь уйлап табучы җыелачак

2018 елның 23 ноябре, җомга

Казанда республиканың яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары слеты һәм "Актив" яшьләр фәнни-техник иҗат күргәзмәсе узачак. Чара 28 һәм 29 ноябрь көннәрендә А.Н.Туполев ис. КФТТУ базасында (8 нче уку бинасы, Четаев, 18а) узачак. 

Слетта 9 яшьтән 30 яшькәчә булган 400 артык вәкил катнашачак. Болар предприятиеләрнең яшь белгечләре, яшьләрнең инновацион иҗат үзәкләрендә, балалар технопаркларында, кампусларында укучылар, "Умник" россиякүләм конкурсында җиңүчеләр, барча Татарстаннан (Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Ютазы, Әлмәт, Алабуга, Саба һәм Буа) югары белем бирү йортлары һәм стартаплар вәкилләре.

Иң яшь катнашучылар Казан шәһәреннән 9-10 яшьлек мәктәп укучылары - Татарстан Республикасындагы иң яшь патент ияләре.

Слетны һәм күргәзмәне уздыру максаты уйлап табу һәм рационализаторлык эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү һәм аны стимуллаштыру, мәктәпләрдә укучылар, югары белем бирү йортлары һәм предприятиеләрнең яшьләре арасында фәнни-техник потенциалны ачыклау.

Шулай ук слетның тематик секцияләре дә узачак:

- балалар фән-техника иҗатын үстерү һәм бүләкләү;

- киләчәк һөнәре;

- идеядән стартапка кадәрге уйлап чыгару юлы;

- шоу-бизнеста уйлап табулар.

Катнашучыга http://active.tatar сайтында теркәлергә һәм Слет программасы белән танышырга мөмкин.

Оештыручыларның элемтәләре: тел. (843) 279-49-25, эл.почта: mail@active.tatar.

 

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International